tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә бирнә җыйдылар
Әтнәдә бирнә җыйдылар

Әтнәдә бирнә җыйдылар

Әтнә районы Мәңгәр авылында  бирнә җыйдылар. Татар халкының иң яраткан бәйрәме булган Сабантуйга да санаулы көннәр калды. Шушы уңайдан авылларда милли бәйрәмгә әзерлекнең аеруча тәэсирләндергеч, бәйрәм рухы өсти торган аерылмас өлеше – бирнә җыю оештырылды. Әлеге чарага һәр авыл үзенчә әзерләнә. Олы Мәңгәр авылында исә елдагыча, атлар бизәп, гармуннар белән җыйдылар бирнәне. Өй саен кереп йөргән балалар да, мәдәният хезмәткәрләре үзләре дә милли киемнәрдән иде. Авыл өстенә таралган җыр-моң, гармун тавышы бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде.

http://www.atnya-rt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*