tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әзербайҗанда Тукай иҗатына багышланган балалар рәсемнәре бәйгесе игълан ителде
Әзербайҗанда Тукай иҗатына багышланган балалар рәсемнәре бәйгесе игълан ителде

Әзербайҗанда Тукай иҗатына багышланган балалар рәсемнәре бәйгесе игълан ителде

Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллеге «Тукай әкиятләренең серле дөньясы» балалар рәсемнәре бәйгесен игълан итте. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган чаралар кысаларында уза.

Конкурс 6-8 яшьлек, 9-12 яшьлек, 13-17 яшьлек балалар арасында үткәрелә. Бу турыда Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс эшләре күргәзмәсе, җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү чарасы 26 апрельдә Татарстан вәкиллегендә була. Иң яхшы эшләр авторларына 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*