tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Әнгам Атнабаевка багышланган “Мин бу җирне матурларга тудым” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте
Мәскәүдә Әнгам Атнабаевка багышланган “Мин бу җирне матурларга тудым” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте

Мәскәүдә Әнгам Атнабаевка багышланган “Мин бу җирне матурларга тудым” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте

9 апрельдә Мәскәү шәһәре Татар мәдәни үзәгендә Башкортстанның халык шагыйре, драматург, РСФСРның һәм Башҡорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты Әнгам Атнабаевка багышланган “Мин бу җирне матурларга тудым” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте.

Кичәне Татар мәдәни үзәк китапханәсе җитәкчесе Розалия Ханафеева әзерләде һәм алып барды. Кичәдә артистлар Атнабаев сүзләренә язылган популяр җырларны яңгыратты, шигырьләрен укыдылар. Катнашучы артистлар барсы да Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе “Ак калфак” оешмасы әгъзаләре. Ел әйләнәсендә китапханәдә танылган шагыйрьләребез турында кичәләр үтә тора, тамашачылар бик кызыксынып тыңлыйлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*