tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш бәйгесе – дәвамлы булыр
Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш бәйгесе – дәвамлы булыр

Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш бәйгесе – дәвамлы булыр

13 нче апрель көнне “Арча” спорткомплексында Арчаның күренекле улы, Арча районының Шәрәфле гражданины, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ветеринария фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, күп еллар Норлат районы башлыгы булып хезмәт куйган, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек экс-министры, Россия Дәүләт Думасы экс-депутаты, күп санлы фәнни хезмәтләр һәм китаплар авторы, легендар шәхес –Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин истәлегенә 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча республика турниры үткәрелде.

Ярышның ачылу тантанасында Фатих Сибагатуллинның гаиләсе белән беррәттән, бик күп мәртәбәле кунаклар да катнашты. Фатих Сәүбәнович истәлегенә багышланган көрәш ярышларында мәртәбәле кунакларыбыз арасында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамсутдинов Раиль Рафаэль улы да бар иде. Алар “Арча” спорт мәктәбе директоры Юсупов Рәдис Рәкыйп улына, көрәш тренерлары Хидиятуллин Фәнил Фәнис улына һәм Хайруллин Зөлфәт Таһир улына Рәхмәт хатлары тапшырдылар.Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрифҗан улы да бүгенге ярышка бүләкләр белән кайткан. Ул “Арча” спорт мәктәбенең көрәш тренерлары Галиев Рәис Фәнис улына һәм Аскаров Илүс Илдус улына, татарча көрәшне үстерүгә керткән өлешләре өчен, көрәш федерациясенең рәхмәт хатын һәм кул сәгате тапшырды.

Ярышта Арча, Кукмара, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш районнарыннан һәм Казан шәһәреннән яшь кәрәшчеләр бил алышты. Көрәш 12 үлчәү категориясендә узды. Командалар арасында 1 нче урынга Арча командасы чыкты. 2-3 урыннарны Кукмара һәм Балтач районнары бүлеште. Командалар диплом һәм Кубок белән бүләкләнде.

Барлык җиңүчеләргә дә медаль, грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*