tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөрәк кабат җанланыр
Йөрәк кабат җанланыр

Йөрәк кабат җанланыр

“Ватан сакчылары” фондының Ульяновск филиалы вәкилләре “Йөрәк кабат җанланыр” (“Сердце вновь оживет”) аралашу клубы эшчәнлеге белән таныштылар.

СВО – махсус хәрби операция зонасында һәлак булучыларның әниләре һәм хатыннары бүген икенче хәтер полотнасына сирень чәчәкләре һәм торна рәсемнәре чигү белән мәшгуль. Биредә һәркемнең үз шөгыле бар: хатыннар чигәләр, ә аналар илебезне саклаучыларга җибәрү өчен маскировкалау челтәрләре үрә. Аннары чәй өстәле артына бергәләп утырып, мөһим темаларга сөйләшәләр, һәммәсен дә борчыган проблемаларны чишү юлларын билгелиләр.

Торналар сурәтләнгән полотноны Җиңү бәйрәме алдыннан чигеп бетерергә ниятлиләр.

“Йөрәк кабат җанланыр” проектының авторы – СВОда һәлак булган офицерның әнисе Резеда Фариз кызы Ханнанова. Югары категорияле педагог-психолог буларак ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарына һәм хатыннарына психологик ярдәм күрсәтә.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*