tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәнис Яруллинның музей-йорты кунаклар кабул итә
Фәнис Яруллинның музей-йорты кунаклар кабул итә

Фәнис Яруллинның музей-йорты кунаклар кабул итә

2010 елның 28 августы көнне Баулы районы Кызылъяр авылында якташыбыз Фәнис Яруллинның музей-йорты үз ишекләрен ачты. Шул көннән соң әдипнең иҗаты, тормыш юлы белән кызыксынучылар районнан гына түгел, тирә-як өлкәләрдән дә экскурсиягә килә башлады.

– Музей-йортның ишеге ябылып торганы юк. Безгә чит өлкәләрдән дә туристлар килә. Мәктәп укучылары, балалар бакчалары, тирә-яктагы ял итү һәм сәламәтләндерү үзәкләренә килүчеләр безнең даими кунакларыбыз, – дип сөйләде музей-йорт җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина. – Быел музейда “Татнефть” гранты аша капиталь төзекләндерү булды. Бинаның тулысынча нигезе, идәннәре җылытылды. Ишекләре алыштырылды, ишегалдындагы юлга салынган брусчатка алыштырылды, бакчадагы беседканың идәннәре яңартылды.

Шушы көннәрдә музей-йорт беренче кунакларын яңарып каршы алды. Иң сөенечлесе – алар арасында аның тормыш иптәше Нурсөя ханым да бар иде. Нурсөя апа белән очрашуга район башлыгы Ильяс Гозәеров та килде.

Әлеге җылы очрашу хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга һәм баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

bavly-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*