tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәнзилә Җәүһәрова фольклор ансамбльгә бию куяр өчен әсәрләр язган композиторларны атады
Фәнзилә Җәүһәрова фольклор ансамбльгә бию куяр өчен әсәрләр язган композиторларны атады

Фәнзилә Җәүһәрова фольклор ансамбльгә бию куяр өчен әсәрләр язган композиторларны атады

Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсендә ансамбльләргә бию куйганда музыкага игътибар бирүне сорады.

«Татар телен яисә татар музыкасын белмәгән кайбер коллективлар интернеттан гына музыка эзли. Әлбәттә, анда татар эстрадасы җырлары гына килеп чыга. Шамил Шәрифуллинның Әстерхан биюләренә багышланган симфоник композициясе бар, шулай ук, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев фольклор материалы белән эшләгән. Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакировның искитмәле лирик композицияләре бар, Айдар Фәйзрахманов иҗатын карарга мөмкин», – диде ул лекциядә.

Фәнзилә Җәүһәрова 1939 елда Татарстанда музыкаль фольклор кабинеты булдырылганын искә алды.

«Аның Антон Эйхенвальд җитәкли. Ул 1911-1915 елларда татар авыллары буйлап йөреп, көйләр җыя һәм шул көйләр нигезендә Франциянең өч шәһәрендә шәрык музыкасы концерты куя. Моны татар көйләренең беренче симфоник эшкәртмәсе дип санасак була. Концертларны бик яратып кабул иткәннәр. Без аның партитурасын да тапкан идек, кызганыч, Татар фольклор үзәге ябылды. Партитуралар да шунда калды дип беләм», – ди ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*