tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрһад Латыйпов “Тәкбир” ислам хәйрия фонды президенты Дамир Хәйретдиновка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды
Фәрһад Латыйпов “Тәкбир” ислам  хәйрия фонды президенты Дамир Хәйретдиновка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды

Фәрһад Латыйпов “Тәкбир” ислам хәйрия фонды президенты Дамир Хәйретдиновка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды

Бүген Татарстанның “Тәкбир” («Такбир») ветераннар, инвалидлар, аз керемле һәм динле гражданнарның иҗтимагый ислам хәйрия фонды директоры Дамир Хәйретдиновка Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале тапшырылды. Дамир Камал улына әлеге дәрәҗәле бүләкне Бөтендөнья татар конгрессының Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов тапшырды. “Сез җитәкләгән хәйрия фонды эшчәнлеге республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан хөкүмәте тарафыннан да югары бәяләнгән. Әлеге медальне Сезнең 75 яшьлек юбилей уңаеннан тапшыру икеләтә куанычлы вакыйга. Алга таба да тоткан кыйблагыздан тайпылмыйча эшләргә насыйп булсын Сезгә”, – диде Фәрһад Латыйпов.

Дамир Хәйретдинов үз чиратында, Татарстан җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Милләт булып сакланып калу өчен безгә өч әйбер кирәк – ана теле, гореф-гадәтләр һәм дин. Шул әйберләрне истә тотып эш итсәк киләчәгебез якты булыр”, – диде Дамир Камал улы.

Дамир Хәйретдинов хезмәт эшчәнлеге юлын ветфельдшердан башлап,  соңрак ТАССРның авыл хуҗалыгы министрлыгының баш зоотехнигы, Татпотребсоюзның бүлек җитәкчесе кебек дәрәҗәле вазыйфаларда дәвам итә. Иҗтимагый һәм  хәйрия эшчәнлегенә ул 90 еллар тирәсендә килә. 1997 елда аның тырышлыгы белән “Тәкбир” ислам хәйрия фонды төзелә. Әлеге фонд социаль юнәлештә якланмаган һәм ярдәмгә мохтаҗ гражданнар, төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең мәнфәгатьләрен күз уңында тотып инде чирек гасырга якын эшләп килә. Дамир Камал улы чын мәгънәсендә булдыклы һәм тырыш кеше. Аның Казан шәһәренең тарихи-архитектура кыяфәтен саклауга һәм татар милли киемен тегү эшенең яңарышына керткән өлеше аеруча олы ихтирамга лаек.

Искәртеп узабыз, 20 июль көнне Дамир Камал улы Хәйретдинов үзенең гомер бәйрәмен – 75 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*