tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тормыш стиле – мәдәни код» I Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Этно-Fashion фестивале узачак
«Тормыш стиле – мәдәни код» I Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Этно-Fashion фестивале узачак

«Тормыш стиле – мәдәни код» I Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Этно-Fashion фестивале узачак

Заманча мәдәният һәм иҗат фестиваленең эчтәлеге бик бай. Биредә төрле лекцияләр, уникаль мастер-класслар, гадәти булмаган эшләнмәләр ярминкәсе, дизайнерларның үзенчәлекле күргәзмәләре көтелә. Ул 23 июльдә хәзерге заман сәнгате галереясендә ачыла.

Программада – Татарстан Республикасы Президенты һәм креатив индустрияләр вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл, Казан Кремлендә «Ел һөнәрчесе – 2021» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм дизайнерлар коллекцияләрен күрсәтү булачак.

Фестивальдә халык сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчеләре һәм рәссамнары, дизайнерлар һәм модельерлар, Россиянең барлык төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Европа һәм Азия илләреннән иҗат берләшмәләре катнашачак. Фестиваль Россиядә милләтара татулыкны ныгытуга, Россия, Европа һәм Азиядән килгән осталар арасындагы хезмәттәшлеккә уңай йогынты ясаячак төрле милләт һәм ил вәкилләрен берләштерү өчен уникаль мәйданчык булачак.

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*