tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин: «Бөтен эшчәнлегебез нигезендә төрле милләт кешеләрен якынайту ята»
Фәрит Мөхәммәтшин: «Бөтен эшчәнлегебез нигезендә төрле милләт кешеләрен якынайту ята»

Фәрит Мөхәммәтшин: «Бөтен эшчәнлегебез нигезендә төрле милләт кешеләрен якынайту ята»

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының чираттан тыш утырышы узды, анда берничә актуаль мәсьәлә каралды. Утырышны Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләренә, Ассамблея җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә пандемия белән бәйле катлаулы чорда актив эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде.

«Без 2020 елга планлаштырылган барлык чараларны да диярлек уздырдык. Аларның кайберләре дистанцион режимда үтте, әмма бу эшнең сыйфатына берничек тә йогынты ясамады. Бөтен эшчәнлегебез нигезендә төрле милләт, дин вәкилләренең якынаюы ята, бу, асылда, җәмгыятебезнең гармонияле үсешен тәэмин итә. Безнең өчен иң мөһиме – халыклар дуслыгы», — дип ассызыклады Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе.

Парламент башлыгы утырыш барышында төбәк милли-мәдәни автономияләр уставын актуальләштерү кирәклеге турында белдерде. Документның федераль һәм региональ законнарга туры килүе мөһим, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта катнашучылар фикер алышу барышында документны актуальләштерү буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр. Устав проекты нигез итеп кабул ителде. Барлык тәкъдим-кимчелекләрне искә алып, уставның төгәл проекты әзер булгач, ул төбәк милли-мәдәни автономияләрнең гомуми җыелышларында каралачак.

addnt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*