tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Уразаев: Бакчачылык — Татарстанда иң зәгыйфь юнәлеш
Фәрит Уразаев: Бакчачылык — Татарстанда иң зәгыйфь юнәлеш

Фәрит Уразаев: Бакчачылык — Татарстанда иң зәгыйфь юнәлеш

Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, республикада бакчачылык начар үсеш алганын әйтте. «Бакчачылык — Татарстанда иң зәгыйфь юнәлеш», — диде ул X Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат очрашуында.

Ул быел җыен кысаларында ярминкә-күргәзмәдә беренче тапкыр «бакчачылык һәм бакча культуралары» номинациясе гамәлгә кертелгәнен әйтте. «Россиядә бакчачылык юнәлешендә азык-төлек 12 процент кына җитештерелә. Хәзер санкцияләр кертелгәч, җиләк-җимеш җитештерү бездә тагын да начараячак», — дип искәртте Фәрит Уразаев.

«Бүген татар авылларында авыл җирләренең 75 процент эшкәртелми. Бу — җинаятьчелек. Авыл эчендәге җир бүген — органика, бөтен коммуникацияләре кергән иң кыйммәт җир. Бу авылларны югалтабыз икән, иң кыйбатлы җирләрне югалтачакбыз. Җире эшкәртелмәгән илнең баеп калга киткәне юк. Дөньядагы бөтен кара туфракның 63 проценты — Россиядә. Ә без, татарлар, шушы кара туфракта», — дип Уразаев бакчачылыкны киңәйтү мөмкинлегенә ишарәләде.

Ул республикада бакчачылык белән шөгыльләнүчеләргә мисал китереп, Буада бер гаиләнең заманча технологияләр кертеп, 60 гектар алма бакчасы үстергәннәрен, парникларда тамчылап сиптерүне гамәлгә керткәннәрен әйтте.

«Чүпрәле районында Альфред исемле егет 200 гектар алма бакчасы утыртты. Беренче җыеннарда бу хакта чыгыш ясаган иде, хәзер инде яшелчә саклагыч комплексын да ачып килә», — дип белдерде.

Фәрит Уразаев күргәзмәдә «Сәламәт милләт» блогына да игътибар юнәлтүне сорады. «Пандемия безгә күрсәтте: профилактика — иң зур проблема. Кытайлар отты, аларның 2050 елга кадәр „Сәламәт милләт“ дигән ак китаплары бар. Татарларда мондый юнәлештә хәрәкәт итүчеләр бар: себер, алтай, кырым үләннәре белән дә бәйле. Күргәзмәдә дәвалау һәм профилактика юнәлешендә җитештерү үрнәкләре тәкъдим ителәчәк», — диде.

Гөлнара Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*