tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Туган авылым Өчкаен” китабы дөнья күрде
Ульяновск өлкәсендә “Туган авылым Өчкаен” китабы дөнья күрде

Ульяновск өлкәсендә “Туган авылым Өчкаен” китабы дөнья күрде

Басманың авторы – Резеда Садыйкова. “Туган авылым Өчкаен” китабында Яңа Малыклы районында урнашкан авылның бер гасырлык тарихы бирелә. Ул хронологик тәртиптә авылның барлыкка килүеннән башлап, бүгенге көнгә кадәрге тормышын яктырта һәм аның Урта Идел төбәгенең кыскача тарихы, өлкәдә яшәүче татар милләтенең тел үзенчәлекләре, халыкның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре тасвирлана.

“Туган авылым Өчкаен” китабы 800 экземпляр тираж белән дөнья күрде. Анда кызыклы язмалар белән бергә 300 гә якын фотосурәтләр дә урнаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*