tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында X Авыл эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды
Татар конгрессында X Авыл эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды

Татар конгрессында X Авыл эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында 16-18 март көннәрендә узачак X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе узды.
Журналистларны узачак чараның программасы һәм башка нечкәлекләре белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев таныштырдылар.
Исегезгә төшерәбез, быел җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак, чит илләрдән кунаклар да көтелә. Өч көнлек прогрммада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, шулай ук Татарстанның Буа районына сәфәр каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*