tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәвия Сафиуллина: “Сау-сәламәт булып, исән-имин килеш аралашып, очрашып яшәргә язсын!”
Фәвия Сафиуллина: “Сау-сәламәт булып, исән-имин килеш аралашып, очрашып яшәргә язсын!”

Фәвия Сафиуллина: “Сау-сәламәт булып, исән-имин килеш аралашып, очрашып яшәргә язсын!”

Бәйрәм уңаеннан Татарстанның Уралдагы даими вәкиле урынбасары, “Урал татарлары” конгрессы җитәкчесе урынбасары, “Саф чишмә” газетасы мөхәррире Фәвия Сафиуллина татар халкына ихлас теләкләрен җиткерә.

Хөрмәтле милләттәшләрем!

Узып баручы елга йомгаклар ясап, киләсе елга яңа өметләр баглап ниятләр кылыр көннәребез җитте. Гомер йомгагының тагын бер өлеше тарихта кала. Кемгәдер ул шатлык-куанычлар белән, кемгәдер бәхетле мизгелләр белән, кемгәдер авыр югалтулар белән истә калыр. Киләсе Яңа ел бары тик яхшы хәбәрләр генә китерсен! Яңа яуган энҗе карлардай ак бәхетләр, якты өметләр, чынга ашкан татлы хыяллар, җан тынычлыгы, аяз күкләр, имин көннәр китерсен Яңа еллар! Сау-сәламәт булып, исән-имин килеш аралашып, очрашып яшәргә язсын! Яшәсен бердәмлек, яшәсен дуслык, яшәсен бөек татар халкы!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*