tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марий Эл республикасының Бәрәңге районында «Якташлар» исемле татарча газета чыга
Марий Эл республикасының Бәрәңге районында «Якташлар» исемле татарча газета чыга

Марий Эл республикасының Бәрәңге районында «Якташлар» исемле татарча газета чыга

Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы «Наша жизнь» газетасы баш мөхәррире Фәнил Мусин үз акчасына республика күләмендә «Якташлар» исемле татарча газета чыгара башлаган.

«Республика күләмендә татарча газета чыгару турында ике ел хыялланып йөрдем. Үз халкым өчен файдалы эш эшлисем килде. Октябрь аенда газетаның беренче номеры басылып чыкты, ноябрьдә — икенче саны, декабрь аенда өченче саны дөнья күрде», — ди Фәнил Мусин.

Бүгенге көндә газета 990 данәдә басыла. «Беренче саны чыккач та халык бик яратты. Әлегә ул бушлай таратыла, киләсе елдан подписка оештырырга планлаштырам», — диде баш мөхәррир.

Газета республика буенча, Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрендә, Морки, Бәрәңге, Төрәк районнарындагы татар авылларында таратыла. Йошкар-Ола шәһәрендәге татар мәдәният үзәге дә газетаны таратырга ярдәм итә.

«Газетага материалларны тәрҗемәче Рауза Хисмәтуллина, Илмира Хәкимова һәм кызым Динара әзерли. Без Татарстан белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. „Татмедиа“, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларга киләбез. Башка өлкәләрдә татар матбугаты ничек эшләгәнен күрәбез. Тәҗрибә алабыз», – ди Фәнил.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*