tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Фәйзи абый, син акчаны каян аласың?” – дип сорыйлар иде
“Фәйзи абый, син акчаны каян аласың?” – дип сорыйлар иде

“Фәйзи абый, син акчаны каян аласың?” – дип сорыйлар иде

Күңелсез хәбәр килеп иреште бүген. Татарстанның легендар шәхесләреннән берсе Фәйзи ага Галиев вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу бүген була. Ә без исә хәтеребезне яңартып, “Шәһри Казан” газетасында ( автор: Рәсимә галиева) чыккан аның турындагы язманы сезнең игьтибарыгызга бирергә булдык.

Данлыклы миллионер Фәйзи Галиев колхозы, аның эш алымнары, тормыш тәҗрибәсе хакында ишетмәүчеләр аздыр.

Фәйзи абый үзе дә шул җир җимертеп эшләгән вакытлары, туган ягы һәм үзенең тормыш фәлсәфәсе турында алты китап язган кеше. Аның янына киңәш-табыш итәргә бөтен республика җитәкчелеге килә. Ул бүген дә бик теләп башкалар белән аралаша.

Таналар баетты

РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган агрономы, СССРның 10нчы чакырылыш Югары Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы язган китапларын кабат кулына ала, “Ком сәгате”ндә үзе төшкән тапшыруны кабаттан карарга ярата. Авыл җирендә яшәп зур танылу алган шәхеснең тагын бер үзенчәлеге бар. Ул гомер буе туган ягы – Әтнә районы Түбән Шашы авылында гомер иткән, шушы җиргә хезмәт куйган. Алай гына түгел, тирә-яктагы авылларның саклануы, һәрбер йортның нык, юан бүрәнле булуы да – аның тырышлыгы.

Фәйзи Галиев авылына газ иң беренчеләрдән кертелә, юлларга асфальт салына. Моңа алар үзләренең тырыш хезмәт нәтиҗәләре белән ирешә.

– Безне бәрәңге һәм нәселле таналар баетты. Миннән еш кына: “Фәйзи абый, син акчаны каян аласың?” – дип сорыйлар иде. Аның сере бик гади бит. “Җирдән” дип җавап бирәм”, – дип сөйли Фәйзи Галиев ул елларны. Шулай итеп, аның кул астында бер-бер артлы җиде авыл берләшә, “Искра” миллионер колхоз булып республика күләмендә таныла.

Әтнәдә – элеккечә

Биредә әле дә шәхси хуҗалыкларда терлекләр асрап, зур көтүләр чыгып, колхоз ныклап эшләп ята. Вакытында хезмәт хакын түлиләр. Чынлыкта башка төбәкләрдә авыл хуҗалыгының мондый чакларын онытканга да 20 еллап вакыт узып бара инде. Әтнәдә нәкъ элеккечә яшиләр. Авылның тотрыклыгы, тәҗрибәле эш алымнары Фәйзи Галиев кебек җитәкчеләргә дә бәйле булган шул.

– Татар халкы бик булган халык бит. Бик күп әйберләр үзебездән тора. Элек бергәләп эшләүнең үз тәртипләре бар иде. Ярдәмләшү көчле булды, бу гадәтне дә саклыйбыз әле. Авыл эшне дә ташламый, динне дә тәртипләп алып бара. Шулай да авыл элеккеге түгел инде, – дип сөйли ул үткәннәр белән бүгенгене чагыштырып.

Фәйзи абыйдан аерым хуҗалык булып яшәгән вакытларын, үзләренең атлары, җирләре, аннан коллективлаштыру чорлары турында сораша башласаң, ул аларны берәмтекләп, һәрбер детален йөрәгеңә сеңдереп сөйли белә. Эшләгән кешеләрнең, авылдашларының исемнәрен гел телгә ала. Китапка язмаларны кич эштән кайткач яза башлый. Һәрбер эш көннәрен теркәп бара.

– “Авылым гадәтләре” дигән беренче китап югалган иде. Суфия табып бирде әле. Алар барысы да гади тел белән язылган, ансат укыла, – дип сөйли Фәйзи абый гомер буе бергә яшәгән килененә рәхмәт укып.

Китапта бөтен тарих тупланган. Гариф Ахунов рәислек иткән вакытта Фәйзи абыйны Язучылар берлегенә кабул итәләр.

Яраклашырга кирәк

Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры, бу көндә исән калган бердәнбер ветеран-язучы Фәйзи ага Галиев сугышта каты яраланып кайта. Җилкәсендә фашист снаряды кыйпылчыгы бүген үзен аеруча нык сиздерә икән.

– Табиблар кан тамырына якын булганга кыйпылчыкларны алмады. Шуның белән яшәдем. Безнең дивизия Мәскәүне саклауга зур көч куйды, Смоленскига хәтле барып җиттек. Шунда мине яраладылар, – ди 2 июльдә 95 яшен тутыручы Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзи Галиев.

– Җитәкчелектә эшләү, үзеңнән югарырак җитәкчеләр белән уртак тел табу авыррак идеме? Брежнев, Хрущевлар чоры булды, кайсы чорда эшләве сезгә җайлырак булды? – дип сорыйм.

– Эшеңне башкарырга кирәк. Алар кушканны сайлап, үзеңә кирәклесен алып эшләргә кирәк. Дөньясы үзгәреп бара. Кадрлар үзгәреп тора. Аларның һәрберсе үзенекен сорый. Аларның һәрберсенә яраклашып эшләмичә булмый. Ул ил буенча шулай, – дип җавап бирә Фәйзи ага. – Башка эшләргә дә чакырдылар. Китәргә генә теләк булмады. Бу тормышта нәрсә эшләгәнеңне белергә кирәк.

Бу – колхозларның мәктәп-балалар бакчалары төзегән, юллар салган еллары. 49 ел җитәкчелек иткән чорда, әлбәттә, күп вакыйгалар булган. Алар турында бу язмада гына язып та бетереп булмас. Без Фәйзи абый яныннан сокланып кайттык. Матбугатның якын дусты буларак, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән аңа исәнлек-саулык, тазалык телибез.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*