tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Финляндиядә яшәүче татарлар мәдәни кичәгә әзерләнәләр

Финляндиядә яшәүче татарлар мәдәни кичәгә әзерләнәләр

25 октябрьдә  Хельсинки татарларының мәхәллә йортында  күптән традициягә кергән чәй кичәсе булачак. Анда җыелган милләттәшләр алдында югары зәвыкълы, халыкчан рухлы  сәнгатькәрләр чыгыш ясый, кызыклы һәм файдалы аралашуда катнаша. Быелгы кичәгә әзерлек унаеннан ФТБ (Финляндия татарлары берлеге) мәдәният оешмасы вәкилләре Казанга килеп киттеләр. Аларның бу сәфәренә Фин Эйер авиакомпаниясенен атнага 3 тапкыр Казан белән Хельсинки арасын ялгаучы очышлар башлап җибәрүе ярдәм итте. Кунаклар Казанда күренекле сәнгатькәрләр, милли җәмәгатьчелек белән белән очраштылар,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында очрашуда ФТБ мәдәният оешмасының рәисе Тарик  Кафиатулла, аның урынбасары Кадрия Бәдертдин, идарә әгъзасы Сөем Низаметдин  Финляндия татарларының Исламия җәмгыяте (ФТБ аның канаты астында эшләүче оешма) тарихи турында сөйләштеләр, үзләренең иҗади планнары  белән уртаклаштылар. Бу илдәге татар оешмасының бай тарихы, мәдәният һәм мәгърифәт эшләрен алып бару тәҗрибәсе башка милли оешмалар өчен үрнәк булып тора.  Бу тәҗрибәне татар дөньясына тарату турында БТК Башкарма комитетының быел яз үткән бюро утырышында зур сөйләшү булган иде.

ФТБ кунаклары татар конгрессының мәгълүмати аналитик идарәсенең һәм “Дөнья” видеостудиясенең эшчәнлеге белән таныштылар, киләчәктә хезмәттәшлекне дәвам итәргә килештеләр. 25 октябрьдә үтәчәк мәдәни кичәгә әзерлек һәм аның ничек үтүе турында безнең репортажлардан карагыз.

Римзил Вәли, “Дөнья” студиясенең  баш мөхәррире.

P.S. Финляндия татарларың”Исламия” җәмгыяте рәисе Атик Али 20 августта Финляндия һава юллары очкычы белән Казанга килгәч  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән очрашуы турында әңгәмәне  безнең сәхифәдә карый аласыз. Аның адресы:

https://tatar-congress.org/yanalyklar/helsinki-kazan-arasy-yakynlasha/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*