tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фирүзә Халдарова: Үзбәкстанда 130дан артык милләт вәкиле бер түбә астында дустанә яши
Фирүзә Халдарова: Үзбәкстанда 130дан артык милләт вәкиле бер түбә астында дустанә яши

Фирүзә Халдарова: Үзбәкстанда 130дан артык милләт вәкиле бер түбә астында дустанә яши

«Үзбәк белән татар халкы – бердәм халык. Безнең мәдәниятебез, телебез, традицияләребез бик охшаш», – диде ул.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган атказанган артисты Фирүзә Халдарова әйтүенчә, Үзбәкстанда 130дан артык милләт вәкиле бер «түбә» астында дус-тату булып яши.

«Үзбәкстанда татар булып калу бик җиңел. Үзбәк белән татар халкы – бердәм халык. Безнең мәдәниятебез, телебез, традицияләребез бик охшаш. Үзбәкстан хакимиятенең сәясәте булганга күрә мәдәниятебезне дә саклап калу җиңел. Безнең түбәбез ул – Милләтара мөнәсәбәтләр комитеты һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фирүзә Халдарова конгресс белән бөтен дөнья татарларын берләштерү өлкәсендә өметләре зур булуын әйтте. «Ел саен без Үзбәкстанда татар милли бәйрәме – Сабан туен уздырабыз. Үзбәкстанның төрле нокталарында яшәүче милләттәшләребез килә. Быел төрле милләт вәкилләре, 53 меңнән артык кеше катнашты», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*