tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә XV Мунчәли укулары узды
Чүпрәледә XV Мунчәли укулары узды

Чүпрәледә XV Мунчәли укулары узды

Чүпрәле мөхтәсибәтенең Мунчәли авылында унбишенче тапкыр «Мунчәли укулары» дигән дини фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Дини җыен Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел, Мунчәли авылы мәчетенә нигез салынуга 25 ел тулуны билгеләп үтү чаралары кысаларында оештырылды.

Мунчәли укуларына күпләгән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, Россия төбәкләреннән мөфтиләр, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, мәдәният-сәнгать әһелләре, шушы җирлектән чыккан күренекле шәхесләр килде. Укулар «Авылдагы рухи-мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә дини кыйммәтләрнең әһәмияте» дигән темага үткәрелде, дип яза ТР Диния нәзарәте.

Укуларның рәсми ачылышы Мунчәли мәчете каршындагы мәйданда узды. Җыенны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләре укып ачып җибәрде, аннары Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды. Алга таба бәйрәмдә катнашучы күпләгән кунакларны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров сәламләде.

Мөфти Камил хәзрәт үзенең чыгышында татар халкының мәдәнияте элек-электән исламга нигезләнүенә, бай мирасыбызга, дини ядкәрьләргә, атаклы татар галимнәренең хезмәтләренә тукталып үтте. «Татарлар исламга нигезләнгән. 1100 ел элек без төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып исламны кабул иттек. Татарлар беренче булып Коръәнне бастырган. Татар халкы исламсыз була алмый», – диде ул.

  • Мунчәли укулары 2008 елда күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллинның фикере һәм хәер-фатихасы белән башланып киткән иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*