tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каһарманлык безнең канда
Каһарманлык безнең канда

Каһарманлык безнең канда

2019 елның 15 августында Мәскәү янында булган вакыйганы белмәгән, Русия Герое, очучы Дамир Йосыповны танымаучы кешеләр дә бар икән әле. Бу соңгы көннәрдә, каһарман ир-егет белән Казанда, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында очрашканнан соң ачыкланды. Шул фотоларны күреп: “Бу кем”, “Әәә, андый хәл дә булдымыни?” дип сораучыларга тап булдым. Без шундый инде, үзәккә, ягъни үзебезгә тимәсә, кайбер глобаль вакыйгаларны да “белми, күрми” калуыбыз ихтимал.

Ул көнне “Урал авиалинияләре” ачык акционерлар җәмгыятенә караган авиакомпаниянең А-321 пассажир самолеты Мәскәү өлкәсендәге Жуковскийдан Кырым башкаласы Симферопольгә юл алуга очкычның двигателенә кошлар эләгә һәм ул сүнә, берсенә ут каба. Самолет җиргә төшә башлый. Дамир Касыйм улы чиктән тыш хәлдә дә югалып калмый һәм үзенең барлык акыл һәм һөнәри осталыгын кулланып, очкычны, шассисыз килеш, кукуруз басуына исән-имин төшереп утыртуга ирешә. Тулы бак ягулык салып һавага күтәрелгән самолетның шартлау куркынычы бик зур була. Әмма Ходайның рәхмәте, Дамирның зирәклеге белән очкыч бу һәлакәткә тарымый, ил күләмендә фаҗига булмый калды. Шулай итеп А-321 пассажир самолетындагы 226 пассажир һәм 7 кешедән торган экипаж исән-сау кала. Дөнья тарихында очыш өзелеп, кешеләр язмышы болай уңышлы тәмамланган вакыйгалар сирәк була. Һәлакәтләр исемлегенә керми калган, бу минутларны үз йөрәкләре аша кичергән кешеләр өчен 15 август вакыйгасы горурланып сөйләрлек хәл, икенче туган көннәре булды. Һәм әлеге вакытта шул сценарий буенча фильм төшерелә. Чиктән тыш хәлдә югалып калмаган Дамирның тәрҗемәи хәлен искә төшереп китик әле. Дамир Йосыпов 1977 елның 13 сентябрендә Красноярск өлкәсенең Игарка шәһәрендә дөньяга килә. 1993 елда гаиләләре Сызрань шәһәренә – әтисенең туган ягына күченә.

Дамирның тормыш юлының шактый вакыты шунда уза. Бүгенге көндә Дамир Касыйм улы Екатеринбургта яши. Ул Полевский шәһәренең шәрәфле шәхесе, Свердловский өлкәсе Иҗтимагый палатасының 5нче чакырылыш әгъзасы. 1996 елда булачак очучы егет Сызрань политехник колледжын тәмамлап, РФ Хәрби Кораллы Көчләренең танк гаскәрләрендә хезмәт итә. 2005 елда И. Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Берничә ел Сызрань шәһәр хакимиятендә үз белгечлеге буенча эшли. 2013 елда Санкт-Петербург гражданнар авиациясе дәүләт университетының Бугурусландагы филиалын – очучылар училищесын бик уңышлы тәмамлый. Шул көннән башлап “Урал авиалинияләре” компаниясендә эшли. 2018 елда читтән торып, “Аэронавигация” белгечлеге буенча Ульян гражданнар авиациясе институтын тәмамлый. Аны бар яклап та сынар көнгә кадәр Airbus A321 очкычында бер ел экипаж командиры булып эшләп өлгерә. Шул хәлдән соң, икенче көнне –16 августта ук хәлиткеч шартларда һөнәри бурычларын оста үтәп чыккан экипаж командиры Дамир Йосыпов һәм икенче пилот Георгий Мурзин РФ Президенты Указы белән Русия Герое исеменә лаек булды. 21нче ноябрьдә Кремльдә ил Президенты Владимир Путин дәүләтнең югары бүләген –– Алтын Йолдызны егетләргә шәхсән тапшырды. Быел бу бәхетле тәмамланган вакыйганы тасвирлаган фильм төшерелә башлады. Сарик Андреасян аны «На солнце вдоль рядов кукурузы» дип атаган һәм фильм Дамир Йосыповың батырлыгына багышлана. Төп рольдә, герой очучы татар егете образында билгеле актер Егор Бероев төшә. Дамир Касыйм улы төп консультант. Һавага тартылу Дамирда юктан тумаган. Геройның әтисе Касыйм Камил улы ике дистә елдан артык очучы булып хезмәт итә. Ул Игарка шәһәренең 251нче Берләшкән авиаотрядында эшли, Ми-8 вертолеты экипажы командиры, эскадрилья командиры була, 1400 сәгатьтән артык очыш сәгатенә ия. Әнисе – Минзилә Габделхәй кызы аэропортта табиб була, очышлар алдыннан очучыларның сәламәтлеген тикшерә. Шәхси гаилә хәленә килгәндә, Дамир белән Наталья икенче никахталар, ике малай – Динислам (2016) һәм Кәримне (2022) тәрбияләләр, Натальяның беренче никахында туган кызы Анна да Дамирның үз баласына әверелгән инде. Әминә Йосыпова белән таркалган беренече никахта Ильяс (2006) белән Исмәгыйль (2007) үсә. Биш балалы Дамир Йосыпов съезд кунакларына ике айлык Кәримнән дә сәлам җиткерде. Дамир Касыйм улы Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган бу зур чарада абруйлы кунак булды. Аны беренчегә күрүче делегатлар арасында үз күзләренә ышанмыйрак торучылар да булды. Бу карашларның һәркайсысы соклану, горурлану, зур сөю белән тулы иде. Съезд кунаклары Дамир Касыйм улы белән танышып, аңа рәхмәт әйтте, ир-егетләр кулын кысты. Һәркайсысы Русия Герое булган татар егете белән янәшә басып фотога төшәргә теләде. Ифрат сабыр, басалкы, тыйнак, хәтта бераз оялчан Дамир Йосыповның бөтен күркәмлеге шушы минутларда ачык күренде. Ул һәркем белән ихлас аралашты, игътибарны дөрес кабул итә белде. Съездның икенче көнендә Болгар җиренә баргач, Ак мәчет янында нәкъ каршысына барып чыгуыбыз да үзе Ходайның бүләге иде. Яныннан кеше өзелмәгән бөркетне шундый “буй җитәр” арада очрату бу көннәрнең онытылмас истәлекләрен тәшкил итә. Каршымда пәйда булган Герой янына аяклар үзеннән-үзе атлады һәм бу форсаттан дөрес файдаланып калырга тиеш идем, без таныштык.

– Ике ел элек булган вакыйгадан соң тормышыгыз үзгәрдеме? – дип мөрәҗәгать иттем мин сабырлыгы йөзенә чыккан бу ир-егеткә.

– Әйе, нык үзгәрде. Татар халкының да мине болай зурлавын күрү рәхәт. Барысы тарафыннан да теләктәшлек, җылы мөнәсәбәт тоям. Барыгызга да зур рәхмәтләр яусын. Бу хәлләрдән соң татарларыма икеләтә зуррак ярдәм итәсем, халкыбызны дөнья күләмендә тагын да ныграк танытасым килә.

– Съездда катнашу сезгә нәрсә бирде?

– Бөтендөнья татар конгрессы съездында беренчегә катнашам. Татарстан Республикасы оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган чарада, Милләт җыенында катнашкан идем. Ә бүген бөтен җир шарыннан татарлар килгән, танышларны очрату күңелле. Барысын да истә калдырып булмый, кызганыч, әмма алар мине таный, уңышлары белән уртаклашалар. Иҗтимагый эшчәнлекнең никадәр җаваплы булуын ишетеп кенә белмим, әфарин. Дөнья буйлап сәяхәт итеп, шуны әйтә алам: милләттәшләрем бар җирдә дә бар, яши, тырышалар, төрле илләрдә эшчәнлек алып баралар. Ә Татарстан безне шулкадәр яхшы кабул итте: трансфер, кунакханәләргә урнаштыру, тукландыру – барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Шулкадәр күңелле.

– Сезнең яннан кеше өзелми, кунакка да чакыралардыр. Кайсы якка беренче барыр идегез? Башкортстан сезгә ошадымы?

– Күп өлкәләрдә булганым бар, эшем һәм иҗтимагый эшчәнлек буенча да. Читада, Казанда, Мәскәүдә татарлар белән очраштым. Урал федераль округында үсмерләр, укучылар белән еш очрашабыз. “Зарница” кебек хәрби-патриотик уеннар оештырабыз, һәйкәлләр ачабыз, татар еошмалары белән дә күрешеп торам, яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләре буенча эшлибез һәм дини чараларда катнашам. Күп җирләргә чакыралар. Башлап Камчаткага барып киләсем килә. Башкортстанда узган ел булганда мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинда кунак булдым. Камил Сиражетдинов бөтен экипажыбыз өчен Уфа буйлап зур сәяхәт оештырды. Бик ошады. Барыгызга исәнлек-саулык телим.

– Кино төшерү эше ничек бара?

– Менә тиздән кукуруз өлгерә, кино төшерү дәвам итәчәк.

Истәлеккә фотолар ясап, диктофонга тавышын яздырып, шундый гади кеше кылган батырлык үрнәгенә һәм чын ир-егетләрчә сабырлыгына соклану белән кадерле минутлар тәэссоратларына чорналып, Дамир Йосыповка ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләп саубуллашабыз. Матур очрашулар алда тагын булсын Иншалла.

omet-rb.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*