tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Япония татары: чит илдә татар булып калу авыр түгел
Япония татары: чит илдә татар булып калу авыр түгел

Япония татары: чит илдә татар булып калу авыр түгел

Тумышы белән Пенза өлкәсе Бистән авылыннан, хәзерге вакытта Япониянең Кария шәһәрендә яшәүче бердәнбер татар кешесе Хавва Маликова Япониядә яшәүче татарлар турында сөйләде.

«Татарлар Япониягә XX гасырда инкыйлаб вакытында Владивосток аша күченеп килгән. Алар зыялы кешеләр булган. Хәзер аларның оныклары японнар белән гаилә кора. Япониягә күченеп киткән татарларның оныклары татарча белми. Күп дигәндә, бер-ике татар сүзе беләләрдер. Әмма үзләрен татар дип саныйлар. Алар Япониядә үскән, әти-әниләре инде вафат. Әти-әниләре япон, инглиз, татар телен белгән. Алар Россиягә кире әйләнеп кайта алмаган», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, 1935 елда Токио шәһәрендәге Җәмигъ мәчетен Пенза һәм Пермьнән күченгән татар байлары төзегән.

«Чит илдә татар булып калу авыр түгел, чөнки миндә татар каны ага. Япониядә татар кичәләре үткәрәм, милли ризыклар пешерәм. Кая гына барсам да, туган телемне онытмыйм, аны башка телгә алмаштырып булмый, чөнки миңа телне бала вакыттан әнием өйрәтте. Туган телемне онытырга намусым җитми», – диде Хавва Маликова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*