tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фольклорчылар быел да сынатмадылар
Фольклорчылар быел да сынатмадылар

Фольклорчылар быел да сынатмадылар

Бөтенроссия “Түгәрәк уен”фольклор фестивале ел саен үз тирәсенә йөзләгән сәнгать сөючене туплый. Быел да Казанда әлеге чарага унҗиде төбәктән дүрт йөзләп кеше җыелган.

Бу турыда кичерешләре белән “Саз” ансамбле сәнгать җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова уртаклашты.

  • Өлкәбездән “Түгәрәк уен”га без – Түбән Тәүде районының Тарман авылыннан “Саз” фольклор-этнографик ансамбле, Ялутор шәһәренең “Сандугач” халык җыр коллективы, Ялутор районының Аслана авылыннан “Тамаша” фольклор-этнографик ансамбле белән бардык. Бару мәсьәләсен хәл итүдә “Саз” һәм “Сандугач”лыларга “Яшь буын” оешмасы белән милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, “Тамаша”лыларга эшмәкәр Реваль Хөснетдинов ярдәм итте. Коллективлар бик күп иде. Без фольклор-этнографик төркемнәр арасында “Туз май” композициясен күрсәттек. Борынгыда әби-бабаларыбыз кулланган такмак, уен, әйтем, мәкаль, табышмак, бию, күчешләр, хәрәкәтләр һәм башкалар белән төзелгән тамашабыз уңышлы чыкты дип уйлыйм. Безгә I нче дәрәҗәдәге лауреат дипломын тапшырдылар. Бу ноябрь аенда каршы алачак 10 еллык юбилеебызга зур бүләк булды.

Үзенчәлекле себер татарлары фольклорына игътибар зур. Аны борынгыдан эзләп табучы ансамбльләр елдан-ел кызыксынып, тырышып төрле йолаларны тәкъдим итәләр. Чиксез күп материалны яңадан искә төшереп, тамашачыга күрсәтәләр. Әби-бабаларыбыздан ядкәр булып тапшырылган халык авыз иҗаты, милли җәүһәрләребез эзсез югалмасын иде.

Гөлнур Вәлиева

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*