tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гает көне – зур бәйрәм!
Гает көне – зур бәйрәм!

Гает көне – зур бәйрәм!

2нче май көнне Буа  районы мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге Ураза гаетен зурлап, Толымбай урманы мәйданчыгында бәйрәм үткәрде.

Бәйрәмне мәдрәсәнең мөдир урынбасары Мөслим хәзрәт ачып җибәрде. Нәниләрне аниматорлар уйнатты. Масстарт, аркан тарту төрле спорт ярышлары белән бергә үрелеп барды.

Буада яшәүче Мөстәкыйм абый бизәлгән тарантас аты арбасында балаларны утыртып йөртте. Бәйрәмдә халык поп-корн, татлы мамык, чәй, компот, төрле сулар, тәм-том, “Хаҗилар” мәчете исеменнән әзерләнгән пылау белән дә сыйландылар.

Балалар Коръән сүрәләрен яттан укыдылар, туган телебез, ислам диненә багышланган шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр.

Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов мондый күркәм чара оештырганнары өчен яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллинга, аның тормыш иптәше – Газизәгә, аларга ярдәм итеп йөргән активистларга, мәчет имамнарына олы рәхмәтләрен белдерә. Җыелган халык шатланып, канәгать булып калды. Күркәм чаралар дәвамлы булсын!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*