tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гали авылында намазлык чигү бәйгесе үтте
Гали авылында намазлык чигү бәйгесе үтте

Гали авылында намазлык чигү бәйгесе үтте

Похвистнево районының Гали авылында намазлык чигү бәйгесе үткәрдек. Бәйрәм алдыннан конкурка нәтиҗәләр ясадык.

12 намазлык чигелде. Руфия апа Фәхретдинова, кызлары Исхакова Гөлчәчәк, Юнусова Диләрә, оныгы Исхакова Гөлүсә, шулай ук Саимә апа Морзаханова, Рузия апа Моратова, София ханым Салимова, Раилә ханым Сәйфетдинова, Гөлназ ханым Минкина зур эш башкардылар.

Яшьләребез арасында да талантлар бар. Һәммәсенә рәхмәт әйтелде, бәйрәм күчтәнәчләре бирелде. Уңган хатын-кызларыма олы рәхмәтләреме җиткердем.

Гали авылының ветеран укытучысы, «Туган тел» оешмасы рәисе урынбасары, татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасының җирле бүлеге әгъзасы Кәүсәр Шәйхетдинова

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*