tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге – авторында
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге – авторында

“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге – авторында

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә. Премьераның төп үзенчәлеге – аның авторында, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

“Ак чәчәкләр кебек” пьесасын Россиянең атказанган табибы, Казанның профессор Г.И.Салихов исемендәге 7 шәһәр клиник хастаханәсенең ревмотология үзәге җитәкчесе Мухина Равия Гаяз кызы иҗат иткән.

Моннан 55 ел элек Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы дөнья күрә. Заманында укучылар тарафыннан аеруча җылы кабул ителгән әлеге роман табиб һөнәренә “һәйкәл” буларак билгеле. “Ак чәчәкләр кебек” – Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулуга, табибә Гөлшаһидә – профессор Абдрахманова Рәйсә Шәрәфетдиновнаның – якты истәлегенә багышлана.

Әсәрне сәхнәгә куючы, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов: «Театр төрле жанрдагы спектакльләре белән кешенең рухын дәвалый, ә Равия Мухина, гомерен медицинага багышаган кеше буларак, авыруларның тәнен һәм җанын ничек дәвалау турында үз тәҗрибәсеннән чыгып бик мәгънәле автобиографик әсәр тудырган. Биредә төп герой – Ильясова Асиянең тормыш юлы сурәтләнә. Яшь вакытта аңа әтисе күренекле татар язучысы Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” китабын бүләк итә. Романның төп герое – Гөлшаһидә образы Асия күңелендә тирән тәэсир калдыра. Роман аңа профессия сайлауда этәргеч була. Ләкин шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Асия Гөлшаһидә образында “югала”… ».

Равия Мухина: «“Ак чәчәкләр кебек” әсәрен караган һәр тамашачының күңелендә “Нигә мин табиб булмадым икән?”, – дигән сорау туар әле менә! Җиңел булмаган юл… Әйе, күпме әрнү-сыкрау, ялварулы караш, өмет чаткысын саклаган күзләр! Шушы җитди юлда биргән изге Антына тугры калган Табибларга күпләр йөрәгендә тагын да җылы сүзләр табылыр, җылы караш, ихлас Рәхмәт хисе уяныр! Әлбәттә, нәкъ шушы әсәр әле бик күпләрне шушы игелекле хезмәт сукмагына – безнең сафларга,  җитәкләп, әйдәп алып кереп  тә китәр әле».

Премьера 6, 7, 8 март көннәрендә тәкъдим ителәчәк.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*