tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галим Иҗат Сабитовка Болгар дәүләтендә ислам кабул ителү юбилеена көмеш билге тапшырылды
Галим Иҗат Сабитовка Болгар дәүләтендә ислам кабул ителү юбилеена көмеш билге тапшырылды

Галим Иҗат Сабитовка Болгар дәүләтендә ислам кабул ителү юбилеена көмеш билге тапшырылды

Татарстан Премьер-министрының урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры Иҗат Сабитов белән очрашты. Әхмәтшин профессорга Бөек Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга истәлекле көмеш билге тапшырды, шулай ук Татарстанга багышланган китап-альбом бүләк итте.

Равил Әхмәтшин профессорны 21 августта Мәскәүдә узачак Татарстан мәдәнияте көннәре чараларына чакырды. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иҗат Сабитов – Совет һәм Россия математигы, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры. Хәзерге вакытта Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетының математик анализ кафедрасында укыта. Ул йөзгә якын фәнни эш бастырган.

Профессор 2021 елда Казан федераль университетыннан Н.И. Лобачевский исемендәге медаль һәм премия алды.

«Аның бөтен тормышы математика белән бәйле булуга карамастан, Иҗат Сабитов – иҗади кеше. Ул балачактан туган телендә шигырьләр яза. Аның сүзләренә язылган җырларны популяр татар артистлары Идрис Газиев, Илнур Сафин, Наилә Фатехова, Вадил Нуриәхмәтов, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар башкара. Шулай ук математика профессоры балалар өчен шигырьләр, иң кечкенәләр өчен бишек җырлары һәм әкиятләр яза. Аларның кайберләре газеталарда, шул исәптән «Татар дөньясында» да басылып чыкты, әмма авторның аерым җыентыгы юк әле», диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*