tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Германия татарлары Европа халкына сыйфатлы татар киносын күрсәтте
Германия татарлары Европа халкына сыйфатлы татар киносын күрсәтте

Германия татарлары Европа халкына сыйфатлы татар киносын күрсәтте

Татарстанда төшерелгән “Мулла” фильмы беренче тапкыр алман телендә тәкъдим ителде. Татар фильмын 5 октябрьдә – Берлинда, 6 октябрьдә Франкфурт-на-Майне шәһәрләрендә күрсәттеләр, дип хәбәр итте Берлин татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Тимур Харрасов. Шулай ук бу атнада “Мулла”ны Швейцариянең Женева, Австриянең Вена һәм Чехиянең Прага калаларында күрсәтергә планлаштырылган.

“Мулла” фильмының премьерасы 2018 елда булды. Режиссерлары – Әмир Галиәскәров белән Рамил Фазлыев, продюсерлары – Миләүшә Айтуганова белән Марат Әхмәтшин. Төп рольне Рамил Фазлыев башкара.

“Бу фильмны Европа татарларына һәм тамашачыларына күрсәтү идеясен продюсерларга үзебез тәкъдим иттек. Бөтен оештыру чыгымнарын үзебез күтәрдек. Германиягә Марат Әхмәтшин килде. Берлинда “Авиатор” кафесында җыелдык. Әлеге очрашу – фильм карау гына түгел, ә Европада яшәүче милләтләрне татарлар һәм Татарстан белән таныштыру чарасы булды”, – ди Тимур Харрасов.

Берлинда фильмны карарга 40 ка якын кеше килгән, алар арасында алман, итальян, француз, латыш һәм руслар да булган. Моңа кадәр фильмга рус һәм инглиз телендә субтитрлар ясалган иде, Германиядә яшәүче татарлар аларны алман теленә тәрҗемә иткән.

“Алман теленә Лилия Иксанова тәрҗемә итте, шулай ук без инглизчә текстларны да камилләштердек”, – диде Тимур.

Фильмны караучыларда татарлар һәм Татарстан турында зур кызыксыну барлыкка килгән, алар милли-мәдәни кичәне оештыручыларга, фильмның продюсерына күп сораулар яудырган, фильмны тагын бер тапкыр карарга теләк белдергән.

“Сценарий, музыка, режиссер, актерлар, оператор эше булсынмы – фильм бар яктан да сыйфатлы итеп башкарылган. “Мулла” – татарларны, татар телен таныта торган сыйфатлы фильм. Яшьләр арасында татар телен таныту өчен сыйфатлы контент кирәк. Шул исәптән, татарча фильмнар. “Мулла” фильмы белән Татарстанның заманча татар киноиндустриясе үсешендә зур адым ясалды дип уйлыйм”, – диде Тимур Харрасов.

Тимур сөйләгәнчә, Берлинның татар яшьләре оешмасы үз эшен ике юнәлештә алып бара. Беренчесе – Германиядә яшәүче татарлар белән туган телдә аралашу өчен чаралар оештыру, икенчесе – Европа халкын татарлар һәм Татарстан, милли сәнгать һәм мәдәният белән таныштыру.

“Бу эштә безгә Татарстан Хөкүмәте дә ярдәм итсә иде”, – дип теләкләрен җиткерде яшьләр оешмасы җитәкчесе.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*