tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Германиянең «Ханым» татар хатын-кызлары оешмасында кул эшләренә өйрәтә башлаганнар
Германиянең «Ханым» татар хатын-кызлары оешмасында кул эшләренә өйрәтә башлаганнар

Германиянең «Ханым» татар хатын-кызлары оешмасында кул эшләренә өйрәтә башлаганнар

Европа татар хатын-кызларының «Ханым» берлегендә остаханәләр уздырыла башлаган. Онлайн очрашу ярдәмендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар ханымнары чигү, кул эше серләренә өйрәнә ала.

«Берничә мастер-класс дәвамында чигү остасы Нурислам Сираҗи өч ысул — тамбур-элмәле, шома чигү, укалап чигү алымнарын күрсәтеп аңлатты. Киләсе курс күләмле аппликация ысулына багышланды», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Германиянең «Ханым» берлеге вәкиле Алсу Рәхимова.

Остаханә дәресләрен Европа татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутова оештырган.

«Чигү һәм гамәли бизәлеш дәресләрендә Алмания, Нидерланды, Бельгия, Чехия, Канада, Россиядән ханымнар катнаша. Кызлардан рәхмәт сүзләре килә, «кирәкле эш башлагансыз, дип язалар. Проектның нияте — осталыкларыбызны арттыру, милли бизәкләр, милли сәнгатькә бәйле карашны киңәйтү», — диде ул.

Онлайн-дәресләр Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Наилә Галәвиева җитәкчелегендә барган. Ул тукыма кисәкләрен җыеп, кул эшләнмәсе ясау дәвамында, татар бизәкләренең символик мәгънәсе, декоратив-гамәли сәнгатьтә композиция үзенчәлекләре турында да мәгълүмат биргән.

«Бу эшкә вакыт күп сарыф ителә. Өченче дәрестән инде тизрәк, җиңелрәк эшлисең. Наилә ханым барысын да аңлаешлы өйрәтте. Ә инде матуррак килеп чыккан саен, чәйнекне, чынаякны күргәч, куанып эшлисең. Бик ошады, чыннан да, иҗат итү үзе бер зур шатлык һәм бәхет дип әйтер идем», — диде остаханәдә катнашкан Зөлфия ханым.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*