tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Геройларның исемнәре онытылмас
Геройларның исемнәре онытылмас

Геройларның исемнәре онытылмас

Советлар Союзы халыклары өчен Бөек Ватан сугышы гаять авыр сынау була. Һәм алар, фронтта да, тылда да тиңдәшсез батырлыклар, фидакарьлек күрсәтеп, зур югалтулар кичереп, дошманга каршы торалар һәм бөтен дөньяга Җиңү көнен бүләк итәләр.

1939 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, илебездә 120дән артык милләт яшәгән. Шуларның 65 вәкиле (башка мәгълүматлар буенча – 70тән артык) дәүләтнең югары хәрби званиеләренә ия булганнар.
Татар халкы да дошманга каршы көрәштә искиткеч батырлыклар күрсәтә. Бөек Ватан сугышы елларында 161 татар кешесе Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Рус, украин һәм белорус халыкларыннан соң милләттәшләребез дүртенче урында тора.
“Татар гаскәриләре сугыш кырларында иң яхшы сыйфатларын – Ватанга бөек мәхәббәт, дошманга карата көчле нәфрәт, кыюлык, батырлык, зур чыдамлылык күрсәтәләр”, — дип әйткән булган Маршал Леонид Говоров.

Ә менә Советлар Союзы Маршалы Родион Малиновскийның сүзләре: “Мин, карт солдат буларак, фронтта күп татар гаскәриләрен, командирларын күрдем һәм аларның какшамас ныклык, корычтай ихтыяр көче күрсәтүләренә һәрвакыт сокландым. Бу халык бөек батырлыгы белән олы хөрмәт казанды”.

Хәтта дошманнар да милләттәшләребезнең тәвәккәллелегенә хәйран кала торган булганнар. Шулай, Сталинград сугышының кызу чагында немец ефрейторы үзенең абыйсына юллаган хатында менә мондый сүзләр язган: “Безгә каршы күп татарлар сугыша. Бу – шашкан халык. Алар белән төшемдә дә очрашырга теләмәс идем”.

Самара өлкәсе татарлары Ватан азатлыгы өчен көрәшкән якташларының истәлеген кадерләп саклыйлар. Алар арасында Советлар Союзы Геройлары бар – Рәүф Кутуев, Ольга Сәнфирова, Мәхмүт Әипов. Дан орденының тулы кавалеры Хәмидулла Насыйбуллин белән дә горурланабыз без.

Әмма, Самараның (Куйбышев) төрле административ-территориаль берәмлекләр (Самара губернасы, Урта Идел өлкәсе һәм төбәге, Куйбышев өлкәсе һәм төбәге) үзәге булганын исәпкә алсак, Советлар Союзы Герое исемен алган татар фронтовиклары исемлеген киңәйтергә мөмкин.

Шулай, түбәндәге милләттәшләребез дә тумышлары буенча — Самара губернасыннан. Богырыслан өязе, Котлый авылыннан Җәгъфәр Әхмәтшин, Яңа Якуптан Мингаз Хәйретдинов, Иске Әшердән Әкрәм Шамкаев, Бөгелмә өязе, Сасы Күл авылыннан Фәйзулла Әһлетдинов, Урсалбаштан Мотыйк Әхмәдуллин, Сугышлыдан Газинур Гафиятуллин һәм Мисбах Хәлиуллин, Иске Шөгердән Ибраһим Мортазин, Самат Садрыев һәм Ислам Халиков. Шушы ун герой исемлегенә Самара җирендә туып-үсмәгән, әмма 7 – 14 яшьләрендә биредә яшәгән тагын өч кешене өстәргә кирәк. Алар – Али Абдразаков, Вилдан Хәбиев һәм Зәкәрия Хөсәенов. Ленинградчы, сугышка кадәр һәм аннан соң берникадәр вакыт Куйбышев өлкәсендә укыган һәм эшләгән Нәбиулла Юнысовны аерым билгеләп үтәбез.

Дан орденының тулы кавалерлары исемлеген тулыландырыр өчен дә нигез бар. Самара губернасында туган сугышчылар – Бөгелмә өязе Крәжле авылыннан Гайса Усманов һәм Тайсуганнан Гарәфетдин Сәлахетдинов, Ставрополь өязе, Татар Урайкино авылыннан Абдулла Билданов һәм Поповкадан Дәүли Кыямов. Бу исемлеккә шулай ук Фатыйх Динеевны да кертергә кирәк. Ул Самара җирендә тумаса да, сугышка кадәр алты ел Урта Идел өлкәсендә һәм төбәгендә яшәгән.

Әлеге исемлек йөз процент тулы, дип әйтә алмыйбыз. Шуңа күрә укучыларыбызда Геройлар турында берәр нинди мәгълүматлар булса, редакция аларны бастырып чыгарачак.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 79 ел инде. Ләкин эзләнүчеләр һәм төбәкне өйрәнүчеләр өчен һаман да эш бар әле: ачыклау, төгәлләү, күчереп җирләү… Шуңа күрә Геройлар исемлеге тулыландырыла бара.
Шулай, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан Татарстанның 100 еллыгына әзерләнгән мәгълүматлар буенча, Бөек Ватан сугышында катнашып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган татарларның саны 179 кеше тәшкил итә инде. Алар һәм үзләрен аямыйча сугышкан башка милләттәшләребез турында, язучы Илья Эренбург билгеләп үткәнчә, фронтта: “Бу – татар, ул сынатмаячак” дигән сүзләр еш ишетелгән.

 Рәшид ШАКИРОВ

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*