tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Герой булып тумыйлар
Герой булып тумыйлар

Герой булып тумыйлар

Әйе, герой булып кем дә тумый, герой булып үсәләр. Безнең мәктәбебезнең дә үз геройлары бар, шуларның берсе – 7 “б” класс укучысы, “Беренчеләр хәрәкәте” акти­висткасы, чүмбәлиле Гүзәл Әбүбәкирова.

Узган елның 12 сентябрендә Әбүбәкировлар йортында янгын чыга. Бу вакытта кечкенә туганнары белән өйдә берүзе генә булган Гүзәл югалып калмый, кулы белән тәрәзәне ватып, сеңлесе белән нәни энесен ут упкынын­нан чыгарып, үлемнән коткара һәм өлкәннәрне ярдәмгә чакыра. Яшүсмер кызчыкның батырлыгы, тәвәккәл гамәлләре, тизлеге һәм зирәклеге аркасында өч кеше гомере сакланып кала, тиз арада килеп җиткән ярдәм нәтиҗәсендә йорт шактый зур зыян күреп өлгерми.

Шул уңайдан мәктәптә узган тантаналы линейкада тормыш өчен куркыныч тудырган шартларда, янгын сүндергәндә, кешеләрне һәм милекне янгыннан коткарганда күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Гүзәлебез Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Янгында коткар­ган өчен» медале белән бүләкләнде. Аны аңа күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы, эчке эшләр органы майоры А.Ишунин һәм 142 нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы С.Абашин тапшырды, яшь геройның кылган гамәлләре турында җылы сүзләр әйтте.

Тантаналы линейкада Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь округы хакимияте башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рафаэль Ильясов белән мәгариф һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Рауф Ваһапов та катнашты. Алар Гүзәлнең шушы кыю адымын югары бәяләде һәм округ хакимияте Грамо­тасын тапшырды.

Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк Герой укучыбызга мәктәп дирекциясе тарафыннан да бирелде, аны иясенә зур горурлык белән мин тапшырдым.

Бу көнне тантанада Гүзәлнең иң якын кешеләре, әти- әнисе, сеңеле белән энесе, якыннары, укытучылары да катнашты. Гаиләсе исеменнән сүз тоткан әбисе, педагогик хезмәт ветераны Йолдыз апа Әбүбәкирова оныгы белән ихластан горурлануын белдерде, барча халык алдында аңа кече оныкларын коткарганы өчен рәхмәт әйтте һәм кызны лаеклы тәрбияләгәне өчен мәктәп коллективына олы рәхмәтләрен ирештерде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Гүзәл «Кайнар йөрәк” Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы премиясенә тәкъдим ителде һәм аны «Орленок» балалар ял һәм сәламәтләндерү үзәгенә сәяхәт көтә.

Кешеләрнең гомерләрен саклап калу – батырлык, фида­карь гамәл. Димәк, Гүзәл – чын герой! Аңа киләчәктә дә һәрчак югарыда, һәркем өчен үрнәк булуын телибез!

Гүзәл үрнәгендә яшь егет-кызларга беркайчан да авырлыклар алдында тукталып калмаска кирәклеген, һичшиксез, үз максатларына ирешүләрен, хыялларына таба бернигә карамастан баруларын телим!

Герой булыр өчен күп кирәкми, бары тик Ватаныңны, халкыңны яратырга кирәк, ә без, үз чиратыбызда, алды­бызда булган төп бурычларның берсе – үсеп килүче буын­ны патриотик рухта тәрбияләүгә бар көчебезне юнәлтәбез һәм юнәлтәчәкбез!

Фәрит ХӘЙРУЛЛИН,

мәктәп директоры.

Уразавыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*