tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Норлат урта мәктәбендә Әфган сугышы ветераны Таһиров Рафаэль Тәлгать улын искә алу кичәсе узды
Норлат урта мәктәбендә Әфган сугышы ветераны Таһиров Рафаэль Тәлгать улын искә алу кичәсе узды

Норлат урта мәктәбендә Әфган сугышы ветераны Таһиров Рафаэль Тәлгать улын искә алу кичәсе узды

Кичәдә Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, Әфган сугышы ветераннары, Рафаэль Таһировның туганнары, авыл ветераннары һәм солдат әниләре Советы әгъзалары, “Халык фронты” волонтерлары, махсус хәрби операциядә катнашучы Марс Юнысов катнашты.

Мәктәп укучыларының Ватанга мәхәббәт темасына әзерләгән эчтәлекле концерт номерлары күңел кылларын тибрәтте. Кичә бик җылы атмосферада үтте. Тамашачылар Рафаэль белән Илсөярнең Әфган сугышы утында кабынган һәм ныгыган матур мәхәббәт тарихын тыңлап тәэсирләнде.

Кичәдә Рафаэль Тәлгать улының хатыны һәм балаларына язган фронт хатларының назлы, эчкерсез мәхәббәт белән тулы юллары яңгырады. Чарада катнашучыларның, кунакларның, укучыларның барысы да онытылмас тәэсир алды.

Чыганак: yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*