tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Геройны онытмыйлар
Геройны онытмыйлар

Геройны онытмыйлар

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылында туып үскән хәрби очучы, Россия Герое Рәфәгать Мәхмүт улы Хабибуллинның Сирия күгендә батырларча һәлак булуына быелның 8 июлендә биш ел булды.

Безнең татар халкы гомер бакыеннан батыр, тәвәккәл һәм горур була. Нинди генә авырлыкларга юлыкса да, беркайчан да башын ими, үз йөзен югалтмый, кыенлыкларны җиңеп, гүзәллеккә, бәхетле киләчәккә омтыла. Әгәр Ватаныбызга куркыныч янаса, кулына корал алып, Туган ил азатлыгы өчен чын геройларча сугыша. Курку белмәс якташыбыз, Россия Герое Рәфәгать Мәхмүт улы Хабибуллин шундыйларның берсе. Ул ерак Сирия җирендә террористларга каршы сугышып, Туган илебезгә, халыкка тугрылык үрнәге күрсәтә һәм Ульяновск өлкәсенең, Иске Кулаткы төбәгенең яхшы данын еракларга тарата.

“Ми-25” хәрби вертолетының экипаж командиры, полковник, хәрби очучы, ВКС армия авиациясенең 55 нче аерым вертолет полкы командиры, безнең якташыбыз Рәфәгать Мәхмүт улы Хабибуллин 2016 елның 8 июлендә Сирия территориясендә Россиядә тыелган “Ислам дәүләте” террористик төркеменә каршы сугышта һәлак булды.

Рәфәгать Мәхмүт улы үз эшенең чын остасы, тәҗрибәле хәрби очучы, игелекле һәм киң күңелле кеше, дип искә алалар хезмәттәшләре һәм дуслары. Ул үзе дә зур тырышлык куеп күп эшли, башкаларны да шундый булырга өйрәтә. “Кайнар нокта”ларда була, авыр яралана һәм озак вакыт дәвалана, аннары кабат стройга баса. Рәфәгать Хабибуллин үз эшен – хәрби очучы һөнәрен бик тә ярата һәм соңгы сулышына кадәр аңа тугрылык саклый.

Иске Кулаткы район үзәгендә һәм туган авылы Вязовый Гайда Геройны искә алу чаралары узды. Анда Рәфәгат Мәхмүт улының хезмәттәшләре, хатыны Рамилә ханым һәм уллары катнашты. Алар илебез һәм милләтебез тарихында тирән эз калдырган очучы турында күңел хатирәләре белән уртаклаштылар.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*