tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вологда шәһәрендә Җәмигъ мәчетен киңәйтәләр
Вологда шәһәрендә Җәмигъ мәчетен киңәйтәләр

Вологда шәһәрендә Җәмигъ мәчетен киңәйтәләр

2020 елның ахырында Вологда шәһәре мөселманнары дини оешмасы вәкилләре Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдингә Җәмигъ мәчетен киңәйтүдә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Хәзер мәчетне киңәйтү эшләре бара.

РФ мөселманнары лидеры әлеге мөһим мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтте һәм аны финанслау турында карар кабул итте. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең эшләр идарәчесе рәисе урынбасары Рәфыйк Фәттахетдинов төзелеш һәм реконструкция эшләрен башкаруда җаваплы кеше итеп билгеләнде.

Беренче этап нигезендә, дин тотучылар санының артуын исәпкә алып, яңа заманча тәһарәт бүлмәсе төзергә ниятлиләр. Искесе подвалда урнашкан һәм тиешле таләпләргә җавап бирми.

Шәһәр мөселманнары дини оешмасы тырышлыгы белән эскиз проекты һәм смета документлары әзерләнгән, төзелеш эшләрен башкару өчен подрядчы сайланган.

2021 елның августына төзелеш-монтажлау эшләренең төп өлеше башкарылган – нигезе, диварлары торгызылган, түбәсе ябылган, канализация һәм суүткәргеч сузылган, вентиляция һәм электр белән тәэмин итү системасы монтажлана.

Алдагы этапта бинаның тышкы һәм эчке ягында бизәкләү эшләрен башкарырга, җылы идән җәяргә, ишек һәм тәрәзәләр куярга ниятлиләр.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*