tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлназ Шәйхи: Чит төбәкләрдәге татар журналистларына шәхесләребезне таныту дәвам итәчәк
Гөлназ Шәйхи: Чит төбәкләрдәге татар журналистларына шәхесләребезне таныту дәвам итәчәк

Гөлназ Шәйхи: Чит төбәкләрдәге татар журналистларына шәхесләребезне таныту дәвам итәчәк

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Бөтенроссия татар журналистлары форумнарында шәхесләребезне таныту дәвам итәчәген белдерде.

Бүген Россиянең 17 төбәгеннән җыелган 50ләп татар журналисты Яшел Үзән районында Каюм Насыйри белән бәйле истәлекле урыннарны барып күрде.

Кунаклар Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырдан белән танышты, чишмәгә төште, мәчеткә кереп чыкты. Алар музей-китапханәдә мәгърифәтченең иҗаты турында яңа мәгълүмат туплады.

Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйри исемендәге архитектура-музей комплексы эшли. Биредә мәгърифәтче үзе ясаган кәнәфи, сервант, сәке саклана. Ул киңкырлы шәхес, агачтан җиһазлар ясауга да оста булган. Журналистлар бу объектны зур кызыксыну белән өйрәнде.

“Күпчелек халык Тукай белән Җәлилне белә, ә башка шәхесләребез күләгәдә кала. Бүген чит төбәкләрдән килгән журналистларны Каюм Насыйриның тормыш юлы белән якыннан таныштырдык. Алдагы елларда да шәхесләребезне танытуны дәвам итәргә ниятлибез”, – диде Гөлназ Шәйхи экскурсия барышында.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*