tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлназ Шәйхи: «Интертат» Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати ярдәмчесе булды
Гөлназ Шәйхи: «Интертат» Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати ярдәмчесе булды

Гөлназ Шәйхи: «Интертат» Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати ярдәмчесе булды

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи «Интертат» электрон газетасы 20 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати ярдәмчесе, булышчысы булуын әйтте.

«Интертат» оешуга 20 ел, Бөтендөнья татар конгрессы барлыкка килгәнгә 30 ел булды. Шушы 20 елны без бер сулышта бергәләп узабыз. Һәр чарабыз «Интертат» газетасы белән берлектә узды, берлектә укучыларга барып җитте. «Интертат» һәрвакытта да төгәл мәгълүматны тиз арада җиткерә. Минем өчен «Интертат»та яңалыклар, татар дөньясы һәм халкыбызның иҗат әһелләре белән әңгәмәләр кызыклы», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гөлназ Шәйхи «Интертат» электрон газетасының киләчәге өметле булыр дип саный. «Татар телендә язылган мәгълүматны укучы татарлар тагын да күбрәк булсын иде. Татар телле, туган телебезне хөрмәт иткән милләттәшләребез киләчәктә дә артыр дип уйлыйм. Бүген электрон басмаларның кадере артты. Татар кешесе буларак, мин милли басмаларга мөрәҗәгать итәм. «Татар-информ», «Интертат» – минем төп мәгълүмат чыганагым», – диде ул.

«Иң зур теләгем – «Интертат»ның гомере озын булсын иде. Барыбызга да аның йөз еллыгын бәйрәм итәргә язсын. «Интертат» редакциясе һәрвакыт безнең белән бергә булганы, бергә атлаганы өчен Бөтендөнья татар конгрессындагы мәгълүматны татар дөньясына җиткереп барганы өчен без рәхмәтле», – диде Гөлназ Шәйхи.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*