tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Гаиләм йолалары” дигән кичә узды
Уфада “Гаиләм йолалары” дигән кичә узды

Уфада “Гаиләм йолалары” дигән кичә узды

Уфа шәһәренең 115нче балалар бакчасы бүген кырмыска оясын хәтерләтә. Дурт-биш яшьлек балалар hәркайсы үзенең эше өчен җаваплы. Чигү-тегү, сөлгеләр элү кызлар өстендә булса-малайлар кунакларны каршы алырга әзерләнә. .Кунаклардан бүген “Ак калфак” татар хатын-кызлар берләшмәсе БР төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Люция Ябир кызы Вафина, бүлекчә әгъзалары Роза Латыпова, Эльза Абсатарова.

Башланды…..
Сәхнәгә “дөньяга туачак бала” керә.

Ул куркып:”Мин анда ни эшләрмен?Миңа кем ярдәм итәр? – дип сорый.Җавап: “Курыкма,сиңа анда фәрештәләр ярдәм итәр,гомер буе озатып барырлар! Аларның исеме әти-әни булыр! Менә бала елаган тавыш ишетелә. Дөньяга кеше туды……
Балалар бишек җырын башкара. Бишек җыры балага тел өйрәнүдә иң бай чыганак. Туганын хөрмәт итәргә өйрәтә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли. ” Күршеләрнең бәбәй күрергә ризык белән керүе, хуҗаларның “Кунак каршы алу” йоласы барлык шартларын китереп күрсәтелде. Бу йолада милләтләр арасында дуслык төшенчәсе барлыгы аңлатыла..Эльза Абсатарова башкаруында “Кич утырып кызлар чигү чигә”- җырын башкарганда калфак тегү буенча мастер-класс күрсәтелде, милли бизәкләр рәсеме төшерелде. ” Түбәтәй” уены иң күңелле уеннарның берсе. Уеннар тәрбия чыганагы буларак баланың төрле яктан үсешенә йогынты ясый. Аларда катнашу баланың җыр биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Монда инде Сәлимә Гамир кызы Зиянгированың “Ләйсән” балалар төркеме җыр-бию, туган тел турында шигырьләр сөйләп кунакларны шатландырды.Альбина Якупова башкаруында “Син бит, балам баласы! дигән җырда оныкларга бәхет, иман нуры, тәүфыйклы булсыннар оныкларыбыз дигән сүзләр яңгырады. Бармаклар ярдәмендә балалар кайсы бармак кемне аңлата (дәү әни, дәүләт әти) дип-үзенең гаиләсен күрсәтте.Тәрбиячеләр:” Балаларга ана телен өйрәнүдә төп бурычның берсе-халыкның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф-гадәтләренә таяну,”-ди.

Люция Ябир кызы Уфа шәһәренең 115нче балалар бакчасы җитәкчесе Эльвира Ингел кызы Шагиевага, тәрбиячеләр Сәлимә Гамир кызы Зиянгировага, Виктория Виктор кызы Беззубовага, Ләйсән Зәки кызы Нургалиевага,музыкаль җитәкче Рәсимә Фәнис кызы Әхмәтовага зур рәхмәтен белдерде , балаларга китаплар бүләк итте.”Балаларга кечкенәдән үк әдәплелек, инсафлык тәрбияләүдә зур эш алып барасыз, йолаларны күреп, өйрәнеп үсәргә ярдәм итәсез”-дип әйтеп үтте.

Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланган “Гаиләмнең йолалары”дигән чара балаларның күңелендә сакланыр дип өметләнәбез hәм инде аларны ” Җырлыйк әле” 2022 фестиваленә көтеп калабыз.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*