tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гомерлек йөртүчегә  – 90!
Гомерлек йөртүчегә  – 90!

Гомерлек йөртүчегә  – 90!

Узган атналарда Түбән Новгород өлкәсендәге Кочко-Пожарның хөрмәтле аксакалы, заманында легендар “Авангард” колхозының алдынгы йөртүчесе булган тыл хезмәте ветераны Әхмәт Абдулкадер улы ИСАРКИН үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шул уңайдан аны җирле администрация башлыгы Рөстәм Абдуллин килеп котлады, президент Владимир Путин һәм губернатор Глеб Никитинның Тәбрик хатларын тапшырды, Сергач районы социаль яклау идарәсе исеменнән бүләк бирде.

“Әхмәт абый, сезне Сергач районы хакимияте һәм Земство җыены исеменнән юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм. Дистәләгән еллар дәвамында намуслы һәм тырыш хезмәтегез сездән соңгы буыннарга үрнәк булып торды һәм тора да. Бай тәҗрибәгезне яшь хезмәттәшләрегезгә кызганмыйча биреп калдырдыгыз. Шуңа таянып бихисап ышанычлы белгечләр үсте авылда. Сезгә корычтай сәламәтлек, җаң тынычлыгы, хәләл җефетегез Роза апа белән күп еллар тагын бергә яшәргә телим”, – диде Рөстәм Мансурович.

Әхмәт ага гомер буе җирле “Авангард” колхозында хезмәт итә, йөртүче буларак, ул үзенең тимер аты белән бөтен Советлар Союзын урап чыккан дияргә була – Житомирга, Казанга һәм бүтән ерак шәһәрләргә йөргән, иген, азык, яшелчә, төзү материаллары һәм башка мөһим әйберләр ташыган. Берничә тапкыр танылган татар эстрадасы артистларын да концерт урыннарына озаткан. Лаеклы ялга чыккач та руль артыннан төшмәгән, аның хезмәт стажы ярты гасырдан артык тәшкил итә. Йөргән чакрымнарны кушсаң, җир шарын берничә тапкыр уратып алырга мөмкиндер.

Әхмәт ага гомерлек балыкчы, яше олы булуына карамастан, яраткан шөгылен әле дә ташламый. Пьяна ярлары буенда яхшы урын тапса, көне буе шунда утырырга мөмкин һәм бер дә буш кайтмый.

Пар канаты Роза апа белән алар 64 ел иңне-иңгә куеп, дус тату яшиләр. Роза Хөсәин кызы колхозда, авыл советында җаваплы вазифаларны башкарган, хисапчы, кассир булып хезмәт иткән. Алар өч бала – Хафиз, Харис һәм Эльвираны тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка, берсе дә дөньяда юк инде. Шуңа карт көннәрендә ышанычлары – оныкларында. Авылда яшәүче кияве Ибраһим да каен әтисе һәм каен әнисенең ярдәмчесе, сәламәтлекләрен кайгыртып, төрле табибларга йөртә. Шуңадыр икесенең дә саулыклары яшьләренә карата әйбәт.

Без дә Кочко-Пожарның аксакалы булган Әхмәт абыйны ихластан бу түгәрәк дата белән котлыйбыз, шушы сәламәтлегендә, оныклары һәм оныкчыкларының игелеген күреп, тыныч тормышта яшәргә язсын аңа Ходай.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*