tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь мөселманнарының Бөек Ватан сугышына керткән өлеше
Пермь мөселманнарының Бөек Ватан сугышына керткән өлеше

Пермь мөселманнарының Бөек Ватан сугышына керткән өлеше

«Мәдинә» нәшрият йорты танылган Пермь тарихчысы Данир Закировның «Ватан сугышында Пермь татарлары» дигән китабын чыгарды.

Тарихи-публицистик һәм фәнни китап Пермь өлкәсендә (элегрәк Молотов өлкәсе дип аталган) яшәүче Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән татарларга багышланган. Әлеге фәнни хезмәт соңгы тарихи эзләнүләргә нигеләнгән, анда сүз фашист илбасарларын җиңүгә зур өлеш керткән 120 татар (шуларның 75е – Пермь өлкәсеннән) хакында бара.  Алар арасында алтысы Советлар Союзы герое, дүртесе өчәр тапкыр Дан ордены белән бүләкләнде. Алар арасыннан Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган Загир Шакировны, генерал-майор Юныс Ибатуллинны, Рокоссовский исемендәге партизан бригадасы комиссары Шәйхелислам Нигамаевны, Сталинградтан Берлинга хәтле сугышларда катнашучы бердәнбер хатын-кыз Әминә Мусабирова һәм башкаларны әйтеп китәргә була.

Зур игътибар тыл хезмәтчәннәренә бирелә. Китапның бер бүлеге Бөек Ватан сугышында вафат булган татарларның балаларына багышланган. Бу бүлек ата-балаларының батырлыклары хакында.

Әлеге китап Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды тарафаннан бастырылды. Баш мәхәррире – Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, теология докторы, сәяси фәннәр кандидаты, РФ МДН рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

dumrf.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*