tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гыйльметдинов: Президент советы 13 июльдә тел мәсьәләсен тикшерми
Гыйльметдинов: Президент советы 13 июльдә тел мәсьәләсен тикшерми

Гыйльметдинов: Президент советы 13 июльдә тел мәсьәләсен тикшерми

Россия Президенты карамагындагы Милләтара багланышлар буенча совет президиумының киләсе утырышында тел турындагы бәхәсле закон проекты буенча фикер алышу булмаячак. Төзәтүләр кертелгәннән соң, якындагы атналарда документ Россия парламентына карауга  җибәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

Президент советы телләр турындагы бәхәсле проект буенча фикер алышуга нокта куярга җыена дигән хәбәрләргә карата депутат үз җавабын бирде.

“Бу ялган мәгълүмат. Бәлки, кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары шулай итеп үзләренә игътибар җәлеп итәргә телидер. Аларның халыкка дөрес мәгълүмат бирмәве бик кызганыч. Милләтара багланышлар буенча Президент советы президиумы бар, һәм  13 июльдәге утырышта агымдагы мәсьәләләр каралачак”, – дип сөйләде журналистларга Гыйльметдинов.

Депутат көн тәртибендәге пунктларны әйтте. Анда милләтара багланышларны ныгытуга керткән өлеш өчен Россия Президенты премиясенә тәкъдим итү, стратегиягә төзәтмәләр кертү, совет составын үзгәртү һәм башкалар бар.

“Телләр белән бәйле бернинди мәсьәлә юк. Әлеге закон проекты Дәүләт Думасының Мәгариф буенча комитет компетенциясендә тора. Хәзерге вакытта аңа төзәтмәләр әзерләнә. Якынча 20-21 июльдә документны Мәгариф буенча комитет караячак һәм ул утырышка чыгарылачак”, – диде парламентарий.

Язгы сессия 27 июльдә тәмамланганга кадәр, үзгәртелгән документ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителәчәк, диде ул өстәп.

“Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары әлеге мәсьәләне ахыргача ачыклап бетермичә, шулай итеп үзләренә игътибарны җәлеп итәргә уйлый”, – дип йомгаклады Илдар Гыйльметдинов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*