Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара шахтерлар Сабан туе Лениногорск районы белән берлектә әзерләнгән
Халыкара шахтерлар Сабан туе Лениногорск районы белән берлектә әзерләнгән

Халыкара шахтерлар Сабан туе Лениногорск районы белән берлектә әзерләнгән

Кемеровода узачак Халыкара шахтерлар Сабан туен Лениногорск районы әзерләгән.

Татарстан делегациясе белән Кемеровога Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә районның 150 кешесе килде.

“Район әлеге сабантуйга апрель башыннан әзерләнә башлады. Лениногорск районы мәдәният йорты директоры Гөлнара Зарипова берничә тапкыр Кемеровога барып мәйданны өйрәнеп, килешүләр төзеп кайтты. Оештыру эшләрен мәдәният йорты методистлары Наталья Стенкина, Гөлнара Вәгыйзова, Венера Нигъмәтуллиналар башкарды”, дип аңлатты оештыручылар делегациясе вәкиле, “Айсылу” татар балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова

Район делегациясендә – сабантуйың иң төп уеннарын уйнатучы район мәдният йортлары хезмәткәрләре, “Барби” балалар вокал ансамбле, җырчылар Миләүшә һәм Рөстәм Идиятовлар, Регина һәм Раил Гыйззәтуллиннар, Марат Мирзахмәтов һәм башкалар.

Сабантуе мәйданында Лениногорск Туган якны өйрәнү музееннан татар гореф-гадәтләрен яктырткан киңкырлы күргәзмәләр әзерләнә. “Биредә татар халкының көнкүрешен тасвирлау өчен сөлгеләрдән башлап сандыкларга кадәр алып киләбез”, – ди район вәкилләре.

Кемеровоның сабантуй булачак мәйданында коймак пешерү өчен махсус татар миче салынган. Биредә районның мәдәният тармагы хезмәткәрләре Миләүшә Сафина һәм Гүзәл Аделшиналар коймак пешереп халыкны сыйлаячак. 11 гимназиянең өстәмә белем бирүче укытучылары, Балалар иҗат йорты педагоглары балалар һәм өлкәннәр белән уеннар оештырачаклар.

Халыкара шахтерлар сабантуе 26 – 27 июнь көнне Кемерово шәһәрендә үтәчәк.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*