tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Слет тәмам, киләсе очрашуларга кадәр!
Слет тәмам, киләсе очрашуларга кадәр!

Слет тәмам, киләсе очрашуларга кадәр!

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы белем бирү учреждениеләре командалары арасында Түбән Новгородның 800 еллыгына багышланган туристик слет 16-17 июньдә Советлар Союзы Герое Садек Абельханов исемендәге Семочки төп мәктәбе базасында узды. Аны укучылар көтеп алдылар һәм укытучылар белән бергә озакка истә калырлык чарага әверелдерү өчен бар көчләрен берләштерделәр. Нәкъ менә шундый ярышларда дуслык, үзара ярдәмләшү, команда рухы кебек сыйфатлар тагын да ныгый төшә.

Әйтергә кирәк, соңгы вакытта яңадан көч ала башлаган коронавируска бәйле бүгенге вазгыятьне исәпкә алып, слет барышында барлык санитар-эпидемиологик нормалар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл үтәлде.

Әлеге масштаблы чара Түбән Новгородның югары уку йортларында Иран, Ирак, Нигерия һәм Мисырдан килеп белем алучы студентлар делегациясен тантаналы каршы алудан башланды. Бу традицион очрашу  һәм алар катнашында “Дуслык дәресләре” уздыру өлкә татарлары автономиясе проекты кысаларында ел саен оештырыла (билгеле сәбәпләр буенча үткән ел булмады).

Слетны ачу тантанасында яшь туристларны район җирле үзидарә башлыгы Ринат Жалялов, мәгариф һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Рауф Ваһапов һәм башка кунаклар җылы сәламләделәр һәм ярышларда уңышлар теләделәр.

Рәсми ачудан соң, бәйрәмнең төп өлеше башланды. Слетта Салган, Уразавыл, Семочки, Яндавишча, Зур Рбишча һәм Чүмбәли мәктәпләреннән  барлыгы  7 команда катнашты. Башлангыч этапта һәр мәктәп үз командасы турында сөйләде,  аның эмблемасын тәкъдим итте, девизлары һәм җырлары белән таныштырды. Аннары һәр катнашучы төркем үзенең  туристик күнекмәләрен күрсәтте, теоретик белемнәренә таянып, үз эченә “Зарница” элементларын  алган каршылыклар полосасын узды, квестта катнашты. Волейбол уйнау буенча да ярышлар оештырылган иде.

Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында тыныч тормыш өчен көрәшкән каһарманнарыбыз  истәлегенә, бу көнне мәктәп территориясендә берничә алмагач утыртылды.

Төшке аш вакытында белән барлык туристларны чын кыр кухнясында пешкән хуш исле, тәмле пылау көтте. Ә кич белән һәрбер команда үз территориясендә корылган палаткасы янында учакта аш-су әзерләде.

Төшке аштан соң слетта катнашучы укучыларның Саров шәһәреннән килгән “Кванториум” мобиль технопаркы, аның иң алдынгы заманча җиһазлары белән танышу мөмкинлекләре булды.

Слетның беренче, бай эчтәлекле көне төнге учак янында дискотека һәм баян музыкасы астына күмәк җырлар башкару белән тәмамланды. Икенче көнне командалар пневматик мылтыктан атуда ярыштылар һәм футбол уйнадылар.

Конкурсларда һәм ярышларда барлык командалар да югары әзерлек күрсәтте, шуңа җиңүчеләрне  билгеләү авыр булды. Әмма, балалар әйткәнчә, күпләр өчен җиңү түгел, ә табигатьтә уеннарда, төрле бәйгеләрдә катнашу һәм бергәләп ял итү иң мөһиме булды.

Слетның нәтиҗәләре буенча, кече төркемдә беренче урынга Семочки мәктәбе укучылары лаек булды, икенче урын – Яндавишча, өченче – Чүмбәли мәктәпләренә елмайды.

Өлкән төркемдә Уразавыл мәктәбе укучылары җиңде, икенче урынга Салган, өченчегә – Зур Рбишча мәктәбе укучылары лаек дип табылды.

Җиңүчеләргә һәм призерларга Дипломнар, грамоталар, кубоклар, Нижгар  татарлары конгрессы иҗтимагый оешмасы һәм өстәмә белем бирү үзәге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Туристик слетның ике көне дә күңелле вакыйгалар белән тулы иде. Район администрациясе, мәгариф һәм яшьләр эшләре комитеты, Семочки төп гомуми белем бирү мәктәбе, өстәмә белем бирү үзәге һәм спорт бүлегенең үзара хезмәттәшлегендә оештырылган бу чара югары дәрәҗәдә узды. Арыган, әмма йөзләрендә елмаю, канәгатьлек һәм шатлык хисе бөркелеп торган егет-кызларның китәсе дә килмәде. Аларның теләкләрен исәпкә алып, киләчәктә слетны дәвамлырак итеп оештыру турында уйларга булдык.

Форсаттан файдаланып, гади мәктәп укучыларыннан “компетентлы туристлар” әзерләүдә күп көч һәм вакыт сарыф иткән җитәкчеләргә, укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсе килә.

Социаль партнерларыбызга, бигрәк тә  Әнәс Әбүбәкир улы Алимовка бушлай ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтләремне җиткерәм.

Әлфия СЮНЯЕВА,

мәктәп директоры.

Семочки.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*