tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңа Сабантуй»: яшьләр фестивале, «Су Анасы» әкияте һәм…өчпочмак ашау буенча беренче Чемпионат!
«Яңа Сабантуй»: яшьләр фестивале, «Су Анасы» әкияте һәм…өчпочмак ашау буенча беренче Чемпионат!

«Яңа Сабантуй»: яшьләр фестивале, «Су Анасы» әкияте һәм…өчпочмак ашау буенча беренче Чемпионат!

26 июньдә «Урам» экстрим-паркында «Яңа Сабантуй» беренче яшьләр фестивале узачак.

Фестивальдә берничә зона эшләячәк: төп сәхнә, экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар, мастер-класслар, хореографик спектакль, фудкорт, балалар мәйданчыгы һәм фотозона. Мастер-классларда эко-сумкаларга һәм күн эшләнмәләргә язарга өйрәнеп булачак. Теләгән кеше өчпочмак ашау буенча беренче Чемпионатта көч сынаша алачак.

Шулай ук Казан дәүләт мәдәният институты студентлары «Су Анасы» әкиятенең хореографик версиясен күрсәтәчәкләр. Балалар өчен күңелле уеннар һәм конкурслар белән “Шаян-ТВ” зонасы эшләячәк.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*