tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Кемерово шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Кемерово шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Кемерово шәһәренә килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен Кемерово шәһәренең Халыкара аэропортында Кузбасс губернаторының беренче урынбасары, Кузбасс Хөкүмәте рәисе Вячеслав Николаевич Телегин, Кузбасс Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Игоревич Алексеев, Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир Әхмәдулла улы Бикчәнтәев һәм “Дуслык” ансамбле каршы алды.

26 нчы июньдә, биредә Халыкара шахтерлар Сабан туе уңаеннан, ат ярышлары узачак. Милли Шура рәисе әлеге чарада катнаша. Шулай ук милли бәйрәмебез һәм Кузбассның 300 еллыгына багышланган күргәзмә эшләячәк.  Татарстан сәнгать әһелләре һәм Кузбассның иҗади коллективлары катнашында бәйрәм концерты оештырыла.

27 нче июньдә Васил Шәйхразыев Халыкара шахтерлар Сабан туеның ачылышында катнашачак. Биредә узучы милли бәйрәмебездә көрәш һәм кызыклы уеннар, артистларның чыгышлары булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*