tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ул барысын да үз куллары белән булдырган!
Ул барысын да үз куллары белән булдырган!

Ул барысын да үз куллары белән булдырган!

Танылган бизнесмен һәм меценат, Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе Башкарма комитеты һәм Региональ диния нәзарәтенең Иҗтимагый советы әгъзасы Кәрим Абдулхак улы Аделов 26 июньдә 65 яшьлек юбилеен каршылый.

Кәрим Абдулхак улы Аделов Николаевка районы Татар Сайманы авылында крестьян гаиләсендә туып үсә. Бала вакытта ук медицина, врач һөнәре белән кызыксына, кешеләрне төрле авырулардан дәвалау турында хыяллана. Шуңа да Татар Сайманы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Сызран медучилищесына укырга керә. Кулына яңа гына диплом алган яшь белгеч хезмәт юлын Николаевка районының Кочкарлей авылында фельдшер буларак башлап җибәрә. Тиздән сөлектәй таза егетне армия сафларына алалар. Аңа өч ел дәвамында Тын океан диңгез флотында хезмәт итәргә туры килә. Шушы вакыт эчендә ул хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы исеменә, корабльнең төп старшинасы званиесенә лаек табыла. Флотта партия сафларына кергән татар егете “Василий Чапаев” су өсте хәрби кораблендә Канадада, Сомалида, Йеменда, Кубада булырга өлгерә, 1979 елның февраленнән маена кадәр Камрань шәһәрендә тугандаш вьетнам халкын яклау буенча интернациональ бурычын үти. Хәрби заданиене үрнәкле үтәгән өчен “За содружество во имя спасения” медале һәм “За дальний поход” почет билгесе белән бүләклиләр.

Куйбышев медицина институтында хирург-уролог белгечлеген алганнан соң, Кәрим Абдулхак улын Новоспасское үзәк район больницасына эшкә җибәрәләр. Биредә ул 18 ел хезмәт итеп, үзен оста, алтын куллы хирург сыйфатында таныта. Югары категорияле врач буларак, кешеләрнең гомерләрен коткарып, ел саен 200дән артык катлаулы операция ясый.

1992 елда милләттәшебез үзенең кече бизнесына нигез сала башлый – аптекалар төзүгә керешә. 15 ел дәвамында ул бизнесының матди базасын булдыру максатында әйтеп бетергесез зур көч һәм тырышлык куя. Халыкның сәламәтлеген яхшырту өчен барысын да эшләп, аның “Халык хакына булган бизнес” дигән яшәү кагыйдәсе барлыкка килә.

1994 елда өлкәнең авыл районнары арасында беренчеләрдән булып Новоспасское эшчеләр бистәсендә Кәрим Аделов җитәкчелек иткән кече бизнес фирмасы – “Аникс – Фарм” ширкате барлыкка килә. 60 кеше хезмәт иткән әлеге фирмага ун аптека пункты һәм “Клиника доктора Аделова” дип исемләнгән медицина диагностикалау үзәге керә. Клиника заманча аппаратура белән җиһазландырылган, биредә пациентларны югары квалификацияле врачлар – невролог, уролог, терапевт, офтальмолог, гинеколог, дерматовенеролог һәм теш табибы кабул итә. Шулай ук 9 кешегә исәпләнгән көндезге стационар бар, медосмотр ясыйлар, бер меңнән төрдә анализ, УЗИ диагностикасы һәм маммография үткәрәләр.

Тәҗрибәле һәм булдыклы бизнесмен буларак, 2008 елда Кәрим Абдулхак улы өлкәнең көньяк районнары татар эшмәкәрләре клубы рәисе итеп сайлана. Ул озак еллар дәвамында бик теләп, бөтен күңелен биреп хәйриячелек белән шөгыльләнә. 2005 елда нәкъ менә аның җитәкчелегендә һәм финанс ярдәмендә (чыгымнарның 70 процентын үз өстенә ала) Новоспасскоеда яңа мәчет сафка бастырыла. Район үзәгенең мөселман зиратын төзекләндерү өчен һәрдаим акча һәм төзелеш материаллары бирә. Үзенең туган авылы Татар Сайманы белән Репьевка авылында мәчетләр төзелешенә зур өлеш кертә. Үз фирмасы хезмәткәрләре өчен фатирлар салдыра. Ел саен инвалид балаларга, пенсионерларга һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә спонсорлык ярдәме күрсәтә. Һәр елны мөселман кардәшләребезне Шәһри Болгарга түләүсез экскурсиягә җибәрә.

Кәрим Абдулхак улы милләттәшләребез һәм авылдашларының, район халкының олы хөрмәтен һәм ихтирамын казанып яши. Аны берничә тапкыр район Советына депутат итеп сайлыйлар, шактый вакыт бюджет комиссиясе рәисе вазыйфаларын башкара. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы съездларында, Бөтенроссия татар дин әһелләре һәм татар эшмәкәрләре форумнарында катнаша.

Күпьеллык тырыш хезмәте һәм хәйриячелек эшчәнлеге өчен өлкә, район, сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Кәрим Абдулхак улының гаиләсе дә сокланырлык. Гомер буе врач-терапевт булып эшләгән хатыны Роза Дәбир кызы белән Наилә исемле кызларын тәрбияләп үстергәннәр. Ул әти-әнисе юлыннан атлап, 2011 елда Самара медицина институтының фармацевтика факультетын тәмамлаган. Аделовлар борчу-хәсрәткә юлыккан кешеләргә ярдәм кулы сузарга, булышырга, төпле киңәшләрен бирергә әзер булулары белән аерылып торалар.

Игелекле эш гамәлләре, милләт җанлы булуы белән танылган Кәрим Абдулхак улын юбилее уңаеннан котлап, шатлыклы озын гомер, исәнлек-саулык, эшендә уңышлар теләп калабыз.

Исхак Хәлимов

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*