tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара туган тел көне – бик мөһим бәйрәм ул
Халыкара туган тел көне – бик мөһим бәйрәм ул

Халыкара туган тел көне – бик мөһим бәйрәм ул

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Әлеге бәйрәмне билгеләп Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда “Туган тел бәйрәме” дигән программа тәкъдим ителде. Ул “Уйлап тап” дигән викторина белән башланып китте. Биредә килгән кунакларга өлкәдә яшәүче милләтләр телләрендә сүзләр, антоним, синонимнарның мәгънәләрен табарга тәкъдим ителде. Җавапларын дөрес әйтүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Фойеда мәдәният сараенда эшләп килүче төрле милләт вәкилләре тарафыннан ”Туган тел” дигән темага китаплар күргәзмәләре оештырылган иде. Алар арасында татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримованың өлкәдә барган татар мәдәнияте көннәре уңаеннан булдырган “Себер мирасы” күргәзмәсе дә бик мөһим урын алып торды. Кунаклар күргәзмәләр белән танышкан арада, “Туган тел – халык җаны” дигән концерт башлануга да вакыт җитте. Тамаша бинаның Клуб залында булды, аны Гөлнара Кәримова матур итеп алып барды. Халыкны җылы сәламләгәннән соң ул: “Бәйрәмнең максаты – тел һәм мәдәни төрлелеккә ярдәм итү, юкка чыккан телләрне саклап калу. Халыкара туган тел көне – гадәти булмаган, әмма бик мөһим бәйрәм. Нәкъ менә тел ярдәмендә халыклар традицияләре яши, дөньяны танып белүгә кызыксыну уяна. Нәкъ менә тел берләштерә. Туган тел халыкның күпгасырлык тәҗрибәсен туплаган, үзенә сеңдергән. Меңләгән еллар дәвамында ул ата-бабаларыбызның күп буыннары тарафыннан барлыкка килгән, шуңа да сөйләм телдәге һәр сүз – чиста алтын бөртеге кебек кадерле”, – дип сөйләде. Аннары мәдәният сараенда эшләп килгән түгәрәкләргә йөрүче үзешчән артистлар бер-бер артлы сәхнәгә чыгып туган телләрендә матур җырлар җырлап, шаян һәм патриотик темага шигырьләр сөйләделәр, милли биюләр башкардылар. Халык тамашаны рәхәтләнеп карап, ял итте. Аннары теләк белдерүчеләр концертлар залында совет чорында төшерелгән күренекле “Мимино” фильмын карадылар.

Рәүфә Кангазина
yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*