tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Борынгы Чистай. Яңарыш» дип аталган күргәзмә була
Мәскәүдә «Борынгы Чистай. Яңарыш» дип аталган күргәзмә була

Мәскәүдә «Борынгы Чистай. Яңарыш» дип аталган күргәзмә була

Бүген Мәскәүнең Милләтләр йортында «Борынгы Чистай. Яңарыш» дип аталган күргәзмә ачылды.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте белдергәнчә, бу — Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең шул исемдәге проектының йомгаклау күргәзмәсе. Ул Россия Президенты грантлары Фонды ярдәме белән оештырыла.

Сәнгати-күргәзмә проекты Татарстанның бер катлы борынгы шәһәренә багышланган. Аның максаты — шәһәрнең тарихи хәтерен һәм архитектур образын сынлы сәнгать чаралары белән саклау, республикадагы энҗе бөртекләренең берсенә игътибарны җәлеп итү.

Проект кысаларында узган елның маенда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән кырыктан артык рәссам Чистайда җыелды һәм 14 көн дәвамында борынгы биналар һәм матур урыннарның картиналарын ясады. Шулай итеп алтмыштан артык картинадан торган күргәзмә барлыкка килде. Күп кенә эшләргә тарихи белешмәлек китерелә (әлеге йортка кем һәм кайчан хуҗа булган, ул нәрсәсе белән күренекле).

Күргәзмә белән Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә, шулай ук Санкт-Петербургта таныштылар инде, беренче күргәзмә Чистайда узды. Хәзер Татарстан Рәссамнар берлеге аны мәскәүлеләргә дә тәкъдим итте.

Проект тәмамлангач, 20 эш проектның партнерлары — Чистай музей-тыюлыгына, Чистай шәһәренә һәм Чистай мөхтәсибәтенә бүләк ителәчәк.

Киләчәктә «Аңа кадәр» һәм «Аннан соң» экспозицияләрен булдыру планлаштырыла, анда шәһәрдәге «зур ремонтка» кадәр һәм реконструкциядән соң ясалган сәнгать әсәрләрен берләштерәчәкләр. 2019 елда Чистай Россия Мәдәният министрлыгының ярдәме алды — аңа кече тарихи шәһәрләрне торгызу программасы нигезендә акча бүлеп бирелде.

Мәскәүдә күргәзмә 11 мартка кадәр эшли. Күргәзмәнең адресы: Яңа Басман урамы, 4 йорт, 1 бина, Мәскәү милләтләр йорты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*