tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ханты-Мансий автономияле округына кергән шәһәрләрдә дә татарлар үз белемнәрен тикшереп карады
Ханты-Мансий автономияле округына кергән шәһәрләрдә дә татарлар үз белемнәрен тикшереп карады

Ханты-Мансий автономияле округына кергән шәһәрләрдә дә татарлар үз белемнәрен тикшереп карады

ХМАО – Югра төбәгендә яшәүче милләттәшләребездә бу акциядән читтә калмады. Алдан ук бер-берсе белән киңәшләшеп, сорашып, үз шәһәрендә мәйданчыгын булдырып, бертавыштан Бөтендөнья “Татарча диктант” белем бирү акциясенең нигезләмәсе нигезендә, “2014-2020 елларны үз эченә алган Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла торган чарада катнашты.

Ханты-Мансий автономияле округында Сургут, Когалым, Нягань, Нижневартовск (Түбән Варта), Советск, Урай, Югорск шәһәрләрендә яшәүче, җыеп әйткәндә, сан ягыннан йөздәндә артык милләттәшләребез, татар автономияләре, татар-башкорт иҗтимагый оешмалары оештырган әлеге акциягә үз теләкләре белән кушылды. Үз белемнәрен сынап карады.

Рәсәй төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен татар язучысы, драматургы Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар!” әсәреннән өзек сайланган иде. Кыска гына өзек тормышның укучы күңеленә үтеп керердәй якларын тасвирлаган. Әлеге өзекне диктант итеп язучылар, әсәрне тулы килеш тә укып чыгасы килеп киткәндер. Алдагы елларда әлеге акциягә кушылучыларның саны тагы да артсын иде. ХМАО-Югра төбәге татар милли мәдәни мөхтәрияты, татар-башкорт оешмалары җитәкчеләре Бөтендөнья Татар Конгрессына зур рәхмәтен белдерә, әлеге илкүләм оештырылган “Татарча диктант” акциясенең дәвамлы булуын тели.

Гөлчәчәк Фәтхулова,

ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*