tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәерле сәгатьтә!
Хәерле сәгатьтә!

Хәерле сәгатьтә!

Вятка Аланында «Молот АРМЗ» предприятиесе директоры, Киров өлкәсе
кануннар чыгару җыелышы депутаты, Киров өлкәсе татарлары конгрессы
рәисе Равил Рамил улы Нургалеевны шәһәрнең зур машина төзүчеләр
заводында яңа генераль директор итеп билгеләгәннәр дигән хәбәр шәһәрдә
яшен тизлеге белән таралды.

Кеше ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Рәсми рәвештә “Молот-Оружие”
җаваплылыгы чикле җәмгыять дип аталучы предприятие, халык телендә
элеккечә завод дип кенә йөртелә, инде күптәннән “кулдан кулга” күчеп
йөри. Һәрбер яңа җитәкчелек үз командасы белән килә. Җитәкче һәм төп
команда читтән килгән кешеләр булды. Равил Нургалеев беренче эш көнендә
үк читтән килгән җитәкчелек командасын заводка кертүне тыйды. Аның
үзебезнең төбәк кешесе булуы бездә өмет уятты.

Нургалеевның җитәкче һәм депутат буларак сүзен әйтә һәм эш күрсәтә белә
торган кеше икәнлеге билгеле. Социаль челтәрдә завод эшчесе Әлфинур
Гусарова болай дип язма калдырган: “Хөрмәтле Равил Рамилевич! Минем
сезне хөрмәт итүче, сезгә ышанучы барлык кеше исеменнән безнең директор
булуыгыз белән тәбриклисем килә. Без, гади эшчеләр, сезгә ышанабыз һәм
сезгә бар яктан ярдәм итәргә әзер. Без эштән курыкмыйбыз! Завод өчен
йөрәк елый иде! Сезгә сәламәтлек телибез! Хәзер минем шатлыгым эчемә
сыймый! Хәерле сәгатьтә!”.

Әлбәттә, завод бүген бик кыен хәлдә. Моны белә торып үз өстеңә
җаваплылык алу өчен шактый кыюлык кирәк. Бүген завод эшчеләренә октябрь
ае өчен эш хакы түләнә башлады, кыскартылган эш атнасы булса да, эшкә
чыктылар. Заводта ике меңнән артык кеше исәпләнә.
Әлфинур Гусарова теләкләренә кушылып, без дә “Хәерле сәгатьтә!” дибез,
Равил әфәнде.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*