tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Фәннәр Академиясендә тарихчы Вадим Трепавловның лекциясе узды
Татарстан Фәннәр Академиясендә тарихчы Вадим Трепавловның лекциясе узды

Татарстан Фәннәр Академиясендә тарихчы Вадим Трепавловның лекциясе узды

Бүген “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы кысаларында Татарстанның Фәннәр Академиясендә В.В. Трепавловның Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгы уңаеннан “Евразиянең төрки дөньясы: тарихи закончалыкларны эзләү” темасына лекциясе узды.

Вадим Трепалов – Россия тарихчысы, профессор. Ул Россия тарихы буенча 600 дән артык фәнни эш авторы. Фәнни тикшеренүләрнең юнәлешләре: Идел буе, Себер, Төньяк Кавказ, Үзәк Азия халыклары тарихы, халыкларның һәм төбәкләрнең Россия составына керү тарихы, этникара мөнәсәбәтләр.

Фәннәр Академиясендә укылган лекциядә галим Алтын Урданың ни рәвешле формалашуы турында сөйләде, Алтын Урда һәм хәзерге Татарстан арасында параллельләр китерде. Лекция тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Галимгә күп кенә сораулар бирелде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*