tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәния Фәрхи конгресска кунакка килде.

Хәния Фәрхи конгресска кунакка килде.

30 декабрь көнне, хания 2 Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” студиясенә кунакка бик күпләребезнең яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи – Биктаһирова килде. Ул 2013 елда иҗатында һәм тормышындагы матур вакыйгалары белән уртаклашты.

Ел дәвамында Хәния Фәрхинең “Бәйрәм” ансамбле Россиянең бик күп шәһәр һәм авыллары сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясады. 14 нче тапкыр Алтын Барс алды. Олы кызы Алиянең икенче кызы, Хәниянең икенче оныгы Ясминә дөньяга килде. 14 январьда балага 4 ай була. Әминәгә 6 яшь тулды. Кече кызлары Алсуга 24 декабрьдә 18 яшь тулды. Бергәләп гаиләләре, дуслары, туганнары белән бәйрәм иттеләр.

Гомумән, гаиләсе түгәрәк, иҗаты уңышлы, күз тимәсен. Киләсе 2014 ел да җырчының иҗаты һәм тормышында бары тик сөенечле, уңышлы ел булсын.

хания 3ХАНИЯ

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*